Әлмәттә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ярышлар узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

7 декабрьдә Әлмәттә «Мирас» спорт комплексында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан массакүләм йөзү ярышлары узды. Тантаналы ачылышта Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Илдар Маннапов, «Интеррекорд» халыкара агентлыгының рәсми вәкиле Максим Прудкин һәм ӘМР ветераннар советы рәисе Василий Самойлов катнашты.

Марат Наилевич барлык катнашучыларны да котлады һәм җанатарларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде:

«Бүген безнең күз алдыбызда, чыннан да, уникаль вакыйга була! Мин оештыруга катнашы булган һәркемгә, бигрәк тә бүген йөзүчеләргә рәхмәтлемен. Җиңел старт!».

«Бу безнең шәһәр яки хәтта республика өчен генә түгел, ә, гомумән, илебез өчен зур вакыйга. Бүген «Мирас» спорт комплексында Россия рекорды теркәләчәк бит! Бәхет артыннан йөзәбез!»- диде Рөстәм Нәбиулла улы.

Илдар Камилович барлык йөзү сөючеләргә уңышлар, ә җанатарларга вакытны күңелле үткәрергә телик.

Гомумән алганда, йөзү 8 сәгать чамасы барды, 1042 кеше катнашты, һәрберсе 100 метр дистанцияне узды. Узышта ноктаны «Татнефть» ГАҖ профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин куйды.

Россия рекордлар реестрына кертелгән рекордны раслаучы рәсми документны тапшыру тантанасында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Әлмәтнефть» НГДУсы башлыгы, Әлмәт йөзү федерациясе президенты Ренат Ногайбәков, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Нәҗипов, йөзү буенча халыкара класслы спорт мастеры, 39 тапкыр Россия чемпионы Яна Мартынова катнашты., "Интеррекорд Россия" Халыкара агентлыгының рәсми вәкиле Максим Прудкин һәм башкалар катнашты.

Тимур Дмитриевич күрсәткән ярдәмнәре өчен «Татнефть» һәм «ТаграС Холдинг» компанияләре төркеменә рәхмәт белдерде һәм әлеге ярыш Әлмәт халкы арасында йөзү белән шөгыльләнүче кешеләр санын арттырыр дигән ышаныч белдерде: «Спорт берләштерә һәм мин бүгенге шимбә кичәсен йөзүгә багышлый алуыбызга шат».

«Мин бүген монда булуыма һәм Россия рекордына ирешүдә үз өлешемне кертүемә шатмын!» - чакыру өчен танылган спортчы Яна Мартынова рәхмәт белдерде.

«Интеррекорд Россия» Халыкара агентлыгы вәкиле Максим Прудкин чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм Россия рекордлары реестрына кертелгән рекордны раслаучы рәсми документ тапшырды.

Әлеге вакыйга «Бәхетле Әлмәт»эгидасы астында гомумшәһәр чаралары циклының дәвамы булып тора. Чара Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә, «Татнефть» һәм «ТаграС Холдинг» компанияләре финанс ярдәме белән «Әлмәт шәһәре йөзү федерациясе»инициативасы белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International