Гомум Россия халыкны кабул итү көне

Игътибар!!!

Санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнен эпидемиологик хәлне тотрыкландыру чорына кадәр күчерү турында элегрәк кабул ителгән карар гамәлдә

Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнен эпидемиологик хәл тотрыкландырганнан соң үткәрү планлаштырыла. Уздыру көне һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Шулай ук, исегезгә төшерәбез, министрлык территориясенә түбәндәге билгеләнгән затлар керүе рөхсәт ителми:

1.Тән температурасы югары булган затлар;

2. Тышкы билгеләр буенча көчле респиратор (ютәл, чирләү, томау) авырулары булган затлар!

3. Карантиндагы һәм үз-үзләрен изоляцияләүче затлар.

4. Битлексез һәм перчаткасыз гражданнар.


Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия  көне

Ел саен Россия Федерациясе Конституциясе көнендә сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Президенты  йөкләмәсе буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне уздырыла.

Татарстан Республика спорт министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 йорт.                                      

Татарстан Республика спорт министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне чишү керә:

• физик тәрбия өлкәсендәге региональ программаларны тормышка ашыру

• физик тәрбия өлкәсендәге региональ проектларны тормышка ашыру

• рәсми региональ физик тәрбия-сәламәтләндерү чараларын оештыру

• рәсми региональ физик тәрбия-сәламәтләндерү чараларын уздыру

• Россия Федерациясе спорт җыелма командаларын хәзерләүне тәэмин итү

• сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булган затлар арасында Россия Федерациясе субъекты спорт җыелма командаларын хәзерләүне тәэмин итү

• балаларны сәламәтләндерү

•рәсми региональ физик тәрбия-сәламәтләндерү чараларын оештыру

Кабул итүгә алдан (843) 222-81-01 телефоны буенча язылырга мөмкин

 


14 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көнен уздыру турында мәгүлүмат

Россия Федерациясе Президенты  йөкләмәсе буенча ел саен җирле вакыт буенча 12 сәгать 00 минуттан 20 сәгать 00 минутка кадәр Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Гражданнарны кабул итү бүлмәсендә, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы һәм Россия Федерациясе субъекларындагы административ үзәкләрдәге кабул итү бүлмәләрендә (алга таба – Россия Федерациясе Президенты  кабул итү бүлмәләре), башкарма хакимиятнең федераль органнарында һәм тиешле территориаль органнарда, федераль дәүләт органнарында һәм тиешле территориаль органнарда, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнарында (алга таба – дәүләт органнары)  һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне уздырыла.

Җирле вакыт буенча 12 сәгать 00 минуттан 20 сәгать 00 минутка кадәр Россия Федерациясе Президентының тиешле кабул итү бүлмәләренә, дәүләт органнарына яисә җирле үзидарә органнарына килгән гариза бирүчеләрне әлеге органнарның вәкаләтле затлары шәхсән кабул итә һәм гариза бирүчеләр ризалыгы белән видео-конференц-элемтә, видеоэлемтә, аудиоэлемтә һәм элемтәнең башка төрләре режимнарында телдән мөрәҗәгатьләрдә куелган сорауларны чишү компетенцияләренә кергән башка органнарның  вәкаләтле затларына шәхси мөрәҗәгатьләрен тәэмин итә. Шәхсән кабул итү тере чират тәртибендә шәхесне ачыклаучы документын (паспорт) күрсәткәннән соң уздырыла.  

Органнарның гариза бирүчеләрне шәхсән кабул итүне тәэмин итүче вәкаләтле затлары сәгать зоналарын, видео-конференц-элемтә, видеоэлемтә, аудиоэлемтә һәм элемтәнең башка төрләре режимында телдән мөрәҗәгатьләрдә куелган сорауларны чишү компетенцияләренә кергән башка органнарның  вәкаләтле затларына шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлекләрен  тәэмин итә алмаган очракта,  гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көненнән соң 7 эш көне эчендә яисә гариза бирүчеләр өчен башка уңайлы вакытларда тиешле вәкаләтле затларга шәхсән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген тәэмин ителә. Әлеге гариза бирүчеләргә видео-конференц-элемтә, видеоэлемтә, аудиоэлемтә һәм элемтәнең башка төрләре режимында кабул итү вакыты, көне  һәм урыны турында мәгълүмат  гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көненнән соң 3 эш көне эчендә  җиткерелә.

Тиешле дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары карары буенча гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көнендә шәхси кабул итүгә алдан да язылырга мөмкин. 

14 декабрендә гариза бирүчеләрне кабул итү адреслары турында мәгълүмат Интернет челтәрендә Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында «Мөрәҗәгатьләр» бүлегенең «Шәхси кабул итү» битендә  (http://letters.kremlin.ru/receptions/list/constitution-day), шулай ук Интернет челтәрендә тиешле дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында да урнаштырылган.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 8 июне, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International