Россия футбол берлеге төбәк футбол федерацияләре белән берлектә 2024 елда Россия футбол иле массакүләм футбол проектларының чираттагы Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурс төбәкләрдә футболны үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларны эзләү һәм хуплау өчен үткәрелә. Гаризалар нәтиҗәләре буенча региональ этап җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде.
28 апрельдә «Ак Барс Арена» стадионында Россия Премьер-Лигасы матчы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы футбол Федерациясе бүләкләү тантанасын уздырды. Конкурсның дүртенче сезонының региональ этабы җиңүчеләрен һәм призерларын «Рубин» футбол клубы президенты Марат Әдип улы Сафиуллин һәм Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Петрович Гусев РФС истәлекле плакеткалар белән бүләкләделәр.