“Cезонны яхшы башладык, алга таба тагын да яхшырак булачак”. Казанда йөзү буенча FINA дөнья Кубогы этабы төгәлләнде

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

Йөзү буенча дөнья кубогының беренче этабының йомгаклау көне Россия йөзүчеләренә тагын берничә алтын медаль китерде.

Антон Чупков Казан бассейнында икенче алтынын алды. Дистанциянең беренче өлешен әллә ни ышанычлы узмаса да, традиция буенча, икенче өлештә алдырып китте ул.

“Җиңүемә бик шатмын. Бу мин алтын алган беренче Дөнья кубогы. Ә Казанда инде икене алдым, вакыт күрсәткече дә начар түгел”, – диде Чупков.

Ир-атлар, брасс белән 200 метр

1. Антон Чупков, Россия – 2:07.59

2. Кирилл Пригода, Россия – 2:09.75

3. Михаил Доринов, Россия – 2:09.86

Брасс белән 200 метрга йөзү ярышында катнашмаган Юлия Ефимова Казан этабында көчен дөрес бүлде һәм 50 метрга йөзү ярышында җиңеп чыкты. Бу Юлиянең Казандагы икенче алтыны.

“Сезонны бик яхшы башладым. Алга таба яхшырак кына булачак. Кичке 10да Дохага очабыз. Рейска җитешергә кирәк”, – диде Ефимова. 

Хатын-кызлар, брасс белән 50 метр

1. Юлия Ефимова, Россия – 30.92

2. Наталья Иванеева, Россия – 31.33

3. Агне Селекайте, Литва – 31.54

Ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә дөнья рекордчысы Сара Шестрем Дөнья кубогы рекордына бик якын килгән иде, әмма бераз гына җитмәде. Ул инде Казанда биш алтын медаль алды, канәгатьсезлек белдерү аңа гөнаһ булыр иде.

“Мин бик бәхетле, биредә биш җиңүгә ирештем. Үземнән нәрсә көтәсемне дә белмәдем. Күптән түгел Европа чемпионаты булды, үзем дә тренировкаларда йөрдем. Начар йөзмәвемне белүемә шатмын”, – диде Шестрем.

Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 100 метр

1. Сара Шестрем, Швеция – 52.99

2. Фемке Хеемскерк, Нидерланд – 53.63

3. Раноми Кромовидйойо, Нидерланд – 53.71

200 метрга йөзү ярышында АШтан Блэйк Пиерониның өстенлеге күзгә бәрелеп тора иде. Ул Ле Клоны һәм Столкны беренче метрларда ук узып китте һәм беренчелекне бирмәде.

Ир-атлар, ирекле стиль белән 200 метр

1. Блэйк Пиерони, АКШ – 1:47.32

2. Чад Ле Кло, КАР – 1:48.10

3. Кайл Столк, Нидерланд – 1:49.67

Катнаш эстафетада Россия җыелма командасы икенче урынны алды. Җиңүче – Нидерланд командасы, ә Морозов Казанда алган өч алтынына тагын ике көмеш һәм ике бронза өстәде.

“Этап гаҗәеп яхшы узды. Уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты”, – диде Морозов йомгаклау этабыннан соң.

4 тапкыр 100 метрга катнаш эстафета

1. Нидерланд – 3:46.10

2. Россия (Владимир Морозов, Юлия Ефимова, Егор Куимов, Мария Каменева) – 3:46.10

3. Венгрия – 3:57.88

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International