21-27 март көннәрендә Сириус бистәсендә батутта сикерү буенча Россиянең шәхси-команда беренчелеге тәмамланды. Бу дәрәҗәле турнирда Россия Федерациясенең 29 субъектыннан 455 спортчы катнаша, илнең иң яхшы батутистлары исеме өчен ярыша.
Бөгелмә муниципаль районының 1 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбен 5 спортчы тәкъдим итте. 13-16 яшьлек юниорлар арасында команда ярышларында Марина Шәрифуллина һәм Томирис Касенова шәхси сикерүдә икенче урынны алдылар, ә Руслан Әминов, Александр Дроздов һәм Тимур Бәхтияров бронза призерлар булдылар.
«Синхрон сикерүләр» дисциплинасында Тимур Бәхтияров һәм Александр Дроздов алтын, ә көмеш Арина Шәрифуллина һәм Лия Кутдусовага эләкте.
Бу турнирда Арина Шәрифуллина батутта сикерү буенча Россия спорт мастеры нормативын үтәде.