Владимир Леонов: «Төп максат-кешеләр, безнең халык өчен спортка булган ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен барысын да эшләү»

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Бүген чирәмдәге хоккей үзәгендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының күчмә брифингы узды. ТР Спорт министры Владимир Леонов республикада спорт объектлары төзелеше масштабы һәм «спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп күрсәткечләренә ирешү өчен күрелә торган адымнар турында сөйләде.

Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, балалар-яшүсмерләр спортын һәм югары казанышлар спортын үстерү, спорт резервын әзерләү һәм Татарстан Республикасы җыелма командаларын формалаштыру, физкультура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, тармакны цифрлаштыру буенча мәгълүмати-коммуникацион компания алып бару, барлык категорияләр һәм төркемнәр өчен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру Татарстан Республикасы спорт министрлыгының төп бурычларыннан берсе булып тора. Беренче чиратта бу республикада спорт инфраструктурасы булдыруны һәм спорт инвентаре белән тәэмин итүне күздә тота.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проектларына керә торган 5 проектның берсе булып тора. Илкүләм проектның төп максаты-физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның өлешен арттыру, югары казанышлар спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп максатчан күрсәткече – 2024 елга 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International