Владимир Сальников: «Казан дөнья йөзү картасында әһәмияткә ия булды»

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ярышлар алдыннан узган матбугат конференциясендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Россия йөзүчесе Владимир Морозов һәм Австралия йөзүчесе Эмили Сибом чыгыш ясады.

1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча FINA Дөнья Кубогының алтынчы этабы узачак. Ярышларда 50 илдән 250дән артык спортчы катнашачак, шул исәптән дөньяның иң көчле йөзүчеләрен дә. Бүген ярышлар алдыннан узган матбугат конференциясендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе турнирның югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде.

Хулио Маглионе искә төшергәнчә, 2015 елда Казан Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты башкаласы булды. Су мундиале мирасы булып бассейннар калды, аларның саны берничә тапкыр артты. Моннан тыш, Казанда Су спорт төрләрен үстерү үзәге ачылды – дөнья Кубогы этабы алдыннан үзәк базасында тренировкалар лагере эшләде.

2019 елда Дөнья Кубогының барлык ярышлары да 50 метрлык бассейнда уза һәм Токиода (Япония) узган Олимпия уеннарына квалификация ярышлары исәбенә керәчәк. 2022 елда Казанда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак, ә 2025 елда Татарстан башкаласында кабат Су спорт төрләре буенча чемпионат узачак. Сүз уңаеннан, бу вакытка Казанда йөзү һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар уздыру мөмкин булган яңа комплекс барлыкка килергә мөмкин, дип сөйләде журналистларга Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников. «Без футбол стадионы эшкә җәлеп ителер дип уйламыйбыз, башка карарлар да бар. Шуларның берсе - яңа комплекс төзү», - диде ул.

Йөзү буенча дөнья Кубогы 1988 елдан бирле FINA Халыкара су спорт төрләре федерациясе тарафыннан уздырыла. Татарстан башкаласы 2018 елда FINA дөнья Кубогы этабын кабул итте инде. FINA белән килешү нигезендә, йөзү буенча дөнья Кубогы этаплары Казанда ел саен 2021 елга кадәр уздырылачак. Владимир Сальников игътибарны шуңа юнәлтте: элек Казан йөзү дөньясында аз билгеле булса, 2015 елдан соң хәл тамырдан үзгәрде. «Казан дөнья йөзү картасында әһәмияткә ия булды. Республикада спортның алдынгы төрләреннән берсе буларак йөзү көчәя башлады. Танылган спортчылар чыгыш ясаган дөнья Кубогы этабының моңа ярдәм итүенә шатмын», - диде Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты.

Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, ярышның өч көнендә су спорт төрләре сараенда иң көчле йөзүчеләр арасында җиңү өчен көрәш көтелә. «Без бу юлы инфраструктура әзерләдек, барлык йөзү сөючеләрне Су спорт төрләре сараенда көтәбез», - дип чакырды тамашачыларны ярышларга ТР Спорт министры. Ярышларда барлыгы 30 комплект медаль уйнатылачак.

Ярышларда катнашучылар арасында - Россия йөзүчесе, Россиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының бронза призеры, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Владимир Морозов. Биш этап нәтиҗәләре буенча Владимир Морозов 264 очко җыеп, турнирның гомуми зачетында алда бара. "Дөнья Кубогының соңгы этабы иң авыры булачак. Минем өчен төп бурыч-бер дистанциядә дә оттырмау», - дип сөйләде спортчы журналистларга.

Австралия йөзүчесе, ике тапкыр олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы Эмили Сибом матбугат конференциясендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң җылы хатирәләре бәйле Казанга әйләнеп кайтуына шат булуын белдерде. «Хәзер шәһәр белән танышу мөмкинлеге күбрәк. Кызганычка каршы, алдагы визитларда барысын да күрә алмадык», - диде ул. Ярышлар турында сөйләгәндә, Эмили Сибом аларның җиңел булмаячагын сөйләде, чөнки казанга иң яхшы спортчылар килде.

«Мин үз нәтиҗәмне һәр этап белән яхшыртырга тырышам. Минем өчен бу бик мөһим. Хәзер без Олимпия уеннары алдыннан торабыз, һәм безгә күнегүләр үткәрергә һәм бөтен көчебезне куеп эшли алганыбызны күрсәтергә кирәк», - диде спортчы.

Дөнья Кубогы этабын ачу тантанасы 1 ноябрь көнне 17:30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда узачак. Беренчел ярышлар 10: 00 сәгатьтә башлана, финал ярышлары 18:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International