Казанда Татарстан Республикасы футбол федерациясенең хисап конференциясе узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы футбол федерациясенең хисап конференциясе һәм 2018 елгы республика ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды.

Конференция ТР ФФ рәисе Александр Гусев рәислегендә узды. Утырыш барышында конференциядә катнашучылар федерация комитетлары җитәкчеләренең: судьялар-инспекторлык, ярышлар үткәрү, балалар-яшүсмерләр футболы, хатын-кызлар футболы, мини-футболы, ветераннар футболы һәм Контроль-дисциплинар комитеты хисапларын тыңладылар. Докладлар нәтиҗәләре буенча барлык комитетларның һәм федерациянең эше канәгатьләнерлек дип танылды.

Конференция республика Чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү, шулай ук турнирларның иң яхшы бомбардирларына һәм футболчыларга шәхси бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International