Татарстанлылар көрәш буенча Россия чемпионатында 9 медаль яулады

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Казанда 2018 елгы көрәш буенча Россия Чемпионатына йомгак ясадылар. «Ак Барс» Көрәш сарае келәмендә узган ярышларда илнең 30 төбәгеннән 150 дән артык көрәшче катнашты, алар 9 авырлык категориясендә иң көчлеләрне билгеләделәр.

Берьюлы 5 авырлык категориясендә Татарстан вәкилләре алтын медальләрне яулады: Фирзәр Гыйниятуллин (60 кг.га кадәр), Ислам Фаляхов (70 кг. га кадәр), Ренас Кәлимуллин (85 кг. га кадәр), Илмир Төхвәтуллин (90 кг. га кадәр), Раил Нургалиев (100 кг. га кадәр).

100 килограммнан артык авырлык категориясендә Татарстан спортчысы Радик Сәлаховны җиңгән Ульяновсктан Сергей Павлик Казан чемпионатының баш батыры булды.

Татарстан җыелма командасының тагын өч бронза медален Искәндәр Мортазин (65 килограммга кадәр), Ренат Шәйхетдинов (75 килограммга кадәр) һәм Булат Мусин (90 килограммга кадәр) алып килде.

Чемпионат нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов шәрехләде:

«Чемпионатта катнашучыларның бик көчле составы. Элек бу планда Татарстан һәм Башкортстан билгеләп үтәргә мөмкин иде, ә хәзер башка төбәкләр дә тартылды. Федерация ярышларны уздыруның төгәллеге буенча да, судьялар бригадаларының эше буенча да зур эш башкара. Җәүдәт Миннәхмәтовның көрәшне популярлаштыруда күп көч, энергия, финанс биргән федерация җитәкчесе буларак керткән өлеше зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа да безнең көрәшчеләрнең гомуми команда ярышында җиңү яулавы куандыра».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International