Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабы башланды

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Казанның Үзәк стадионында Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясе этабы ачылышы булды. Тантанада Россия федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе, Россия регби федерациясе Югары Советы рәисе Игорь Артемьев, Татарстан Премьер-министры, Татарстан регби федерациясе рәисе Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты әгъзасы Марат Бариев һәм турнир директоры Вяцеслав Холевац катнаштылар.

Турнирда Европаның 12 иленнән булган командалар составында 180ләп спортчы кызлар катнаша. Гамәлдәге Европа чемпионкалары булып Россия кызлары тора, алар узган ел Европа чемпионатының ике этабында да җиңеп, трофейга ия булганнар иде. Игорь Артемьев быел да бу нәтиҗәнең кабатланасына өметләнә. “Россия регби федерациясе исеменнән безгә килгән барлык 12 команданы тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Татарстан Президентына, Татарстан Хөкүмәтенә, барлык спонсорларга, волонтерларга һәм бу спорт бәйрәмен оештырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерергә телим. Без Казанга өйгә кайткан кебек кайтабыз, җыелма командабыз вәкилләре нәкъ менә биредә узган ел Европа чемпионкалары булдылар бит. Быел да әлеге нәтиҗәне кабатларга омтылабыз. Без ярышларда барлык катнашучыларга – гаҗәеп кызлар һәм спортчыларга да тирән ихтирам белән карыйбыз. Аларның барысына да матур уен, җиңүләр телибез, берсе дә травмалар алмасыннар иде. Без нәтиҗәләр өчен генә көрәшмибез, безгә яшьләребезнең бергәләп спорт белән шөгыльләнүләре һәм киләчәкне матур итеп төзүләре бик мөһим”, - дип белдерде Артемьев.

Алексей Песошин хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча турнирның Казанда инде традицион рәвештә уздырылуын билгеләп узды. “Казан зур турнирларны ярата һәм аларны уздыра да белә. Без инде 2013 елда Универсиаданы, 2015 елда Су спорт төрләре чемпионатын, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын да кабул иттек. Европаның иң көчле 12 командасын әлеге турнирда сәламләвебезгә шатбыз. Бу ярышлар Казанда соңгысы булмас дип ышанабыз”, - диде Татарстан Премьер-министры.

“Турнирның Россиядә зур бәйрәм булып санала торган 1 нче сентябрь – Белем көнендә ачылып китүе үзенчәлекле. Спортчы кызларның энергияләре ташып торуын күрәбез, бу илебездә яшьләрнең үсә һәм үзләре өстендә эшли алуларын күрсәтеп тора. Регби-7нең Казанда даими пропискага керүе өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм республиканың спорт оешмаларына зур рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан регбичыларының Россия җыелма командасы составында халыкара аренада киләчәк җиңүләргә үз өлешләрен кертәчәкләренә ышанам”, - дип белдерде Марат Бариев.

Моннан тыш, мәртәбәле кунаклар “Энергия” регби клубы уенчыларына һәм тренерларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын да тапшырдылар – Казан спортчылары Россия җыелма командасы составында пляж регбие буенча Европа чемпионнары булдылар. Бүләкләр регбичылар Артем Карамышевка, Степан Королевка, Кәрим Маниковка, Руслан Мөхетдиновка, Александр Тихоновка, Антон Кометовка һәм Миләүшә Тимербаевага, шулай ук тренерлар Павел Калашкинга, Ислам Гарифуллинга һәм Валерий Носовка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International