ТР Спорт министрлыгында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бүген, 1 апрельдә, ТР Спорт министрлыгында ведомство җитәкчелеге Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты.

Төркия Республикасы делегациясе составына Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз, «Spor Sanayi» компаниясе идарәсе рәисе Яшар Мераль һәм «Төркия авиалинияләре» авиакомпаниясенең Казан офисы җитәкчесе Йосыф Булут керде.

Татарстан Республикасы спорт ведомствосы делегациясе составында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады.

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International