Казан «Ак Барс Кубогы»каратэ буенча халыкара ярышларга әзерләнә

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

11-15 апрельдә Казанда «Ак Барс Кубогы»каратэ буенча халыкара һәм бөтенроссия ярышлары узачак. Россия, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Иран, Мисыр, Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән 2000дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Турнир кысаларында фиджитал-Бердәм көрәш буенча каратэ дисциплинасында көрәш планлаштырылган. Иң кечкенә тамашачылар өчен фиджитал зонасы оештырылачак, анда һәркем үзен фиджитал спортчысы ролендә сынап карый алачак.

2011 елдан Казан «Ак Барс Кубогы»каратэ буенча бөтенроссия ярышларын уздыру урыны булды. 2023 елда Ак Барс Кубогы  халыкара ярышлар статусын ала, 8 илдән спортчыларны җәлеп итә һәм катнашучыларның гомуми саны 2200 кешегә җитә.

Ярышларны оештыручылар булып «Россия каратэ федерациясе» гомумроссия спорт иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы каратэ федерациясе» төбәк спорт иҗтимагый оешмасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International