Биектауда билбау көрәше буенча XVI Бөтенроссия турнирына старт бирелде

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген «Биектау» спорт-сәламәтләндерү комплексында (Биектау авылы, Үзәк ур., 11, а) Россиянең Атказанган тренерлары Сәхәбетдинов Мәгас Мөбарәкшин улы һәм Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улы истәлегенә билбау көрәше буенча XVI Бөтенроссия турнирына тантаналы старт бирелде.

Ачылу тантанасында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин, бөтенроссия билбау көрәше федерациясе президенты Раушан Рамазанов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Беренче булып турнир кунакларын һәм катнашучыларын Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләде:

«Бу турнир уналтынчы тапкыр уза, һәм мин аны монда сигезенче тапкыр кабул итүебезгә бик шат. Бу турнирда танылган көрәшчеләр чыгыш ясады һәм бүгенге катнашучыларга да уңышлар телим. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән! Катнашучыларга травмалардан башка Көрәш, гадел хөкемдарлык, ә тамашачыларга кызыклы ярышлар телим!», - диде Рөстәм Галиулла улы.

Спортчыларга котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте:

«Россиянең Атказанган тренерлары Мәгас Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча XVI Бөтенроссия турниры катнашучылар өчен бик мөһим. Биредә кунаклар, тренерлар һәм укытучылар җыелды, шуңа күрә бүген менә дигән көрәшчеләр һәм яхшы кешеләр әзерләгән тренерларыбызга һәм остазларыбызга хөрмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да уңышлар телим, алда әле бик күп мөһим турнирлар бар, аларда үз титулларын якларга туры киләчәк», - диде Хәлил Хәмит улы.

Сәламләү сүзеннән соң, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ТР Спорт министры исеменнән билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре, ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хибир Сабировичка ТРда билбау көрәшен үстерү һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Турнирда Татарстан Республикасыннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Түбән Новгородтан, Марий Эл Республикасыннан, Липецк өлкәсеннән, Владимир өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Рязань өлкәсеннән, Саратов өлкәсеннән, Пермь краеннан, Чиләбе өлкәсеннән, Чуаш Республикасыннан һәм Санкт-Петербургтан 250 кеше катнаша.

Ярышлар ирекле һәм классик стильдә уза:

– ир-атлар ирекле стиль-62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 кг. нан артык.

– ир-атлар классик стиль-62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 кг. нан артык.

- хатын-кызлар ирекле стиль – 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг, 76 кг.

Турнирның беренче көнендә үлчәнүләр һәм судьялар семинары узды.  Бүген ирекле һәм классик стильләрдә беренчел ярышлар узды. 22 февральдә беренчел ярышлар (классик стиль) һәм ярымфинал һәм финал ярышлары (классик стиль) узачак.

Турнир 22 февральдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International