Казанда Яшүсмерләр арасында регби-7 буенча ачык беренчелек тәмамланды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрь көнне Үзәк стадион манежында 2002-2003 елгы, 2004-2005 елгы һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында регби буенча Казан шәһәренең ачык беренчелеге булып узды.

Турнирда Россиянең 10 шәһәреннән 25 команда катнашты: Казан, Йошкар-Ола, Пенза, Зеленоград, Долгопрудный, Чебоксар, Ульяновск, Киров, Ижевск һәм Яр Чаллы.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының регби федерациясе президенты Айрат Шәфигуллин һәм Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов катнашты.

Ярышларны Татарстан регби федерациясе белән берлектә Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты һәм «Спектр» БЯСМ оештырды.

Турнир нәтиҗәләре:

 2002-2003 елларда туган.                   

1 урын – «Динамо» (Казан).         

2 урын – «Энергия» (Яшел Үзән).

3 урын – «Спектр» (Казан).     

2004-2005 елгы:   

1 урын – «Долгопрудный» (Долгопрудный)

2 урын – «Спектр» (Казан).         

3 урын – «Динамо-2» (Казан).       

2007-2008 еллар:  

1 урын – «Пенза-1» (Пенза).           

2 урын – «Долгопрудный-1» (Долгопрудный).                     

3 урын – «Динамо-1»(Казан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International