Теннис академиясе кортларында 15 яшькә кадәрге яшь төркемнәре арасында Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды.
Ярышларның йомгаклау көнендә катнашучылар ялгыз разрядта иң көчлеләрне билгеләделәр. Финал матчлары нәтиҗәләре. Хатын-кызлар сеткасында өченче урын өчен матчта Полина Кратюк (Казан, ТР җыелма командасы) Диана Шаһивәлиеваны (Мәскәү) җиңде, уен исәбе – 6-4; 3-6; 7-5.
Финалда Мәскәүдән Мария Москальцованы 7-6; 6-1 исәбе белән җиңеп, Милана Сафиуллина абсолют чемпион булды.
Яшүсмерләр ярышларында өченче урын өчен матчта Дмитрий Титов (Мәскәү) һәм Иван Лукьянов (Тольятти) очрашты. Бу ярышта Тольятти вәкиле көчлерәк булып чыкты – 1-6; 6-4; 6-3.
Иван Манин (Киров) җиңүче булды – финалда ул Антон Пожаровны (Мәскәү) 7-6(1); 7-5 исәбе белән җиңде.