Стендка ату буенча Татарстан Республикасы кубогының бишенче этабы башланды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 һәм 23 августта Югары Ослан районының «Свияга» ату комплексында стендка ату буенча Татарстан Республикасы кубогының бишенче этабы узачак.

Ярышларда 100 гә якын спортчы катнаша, алар арасында Казан, Югары Ослан, Азнакай, Тәтеш вәкилләре, шулай ук Сабаның «Сабантуй»балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә бар.

Ярышлар кысаларында 4 олимпия күнегүендә трап һәм скит дисциплиналары буенча 4 комплект медаль уйнатылачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.

Ярышлар барышын Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендка ату федерациясенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында түбәндәге сылтама буенча күзәтеп барырга мөмкин булачак www.shooting-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International