Казанда Суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президентының Беренче Кубогы ярышлары тәмамланды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына беренче халыкара ярышлар узды. Ярышларда Балаково, Бузулук, Воронеж өлкәсе, Дания, Луганск, Мәскәү, Пенза өлкәсе, Беларусь Республикасы, Татарстан Республикасы, Руза, Саратов, Свердловск өлкәсе, Ставрополь крае, Чиләбе өлкәсе, «Мәскәү яшьлеге»командаларыннан 65 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасыннан турнирда Олимпия резервы училищесында тәрбияләнүчеләр, спорт мастеры Карина Шкляр, Валерий Кравцов, Глеб Касьянов, Артем Трубин, шулай ук Аскар Әхмәтвәлиев катнашты. Кубок нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар активында 10 медаль: 8 алтын һәм 2 бронза.

Карина Шкляр Рузадан Марина Шишканова белән парда 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә, шулай ук бер метрлы һәм 3 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерүдә чемпион булды.

Валерия Кравцов 3 метрлы трамплиннан сикерү буенча " бронза» яулады.

Глеб Касьянов каланчада (10 м) һәм метрлы трамплиннан сикерү буенча иң яхшысы булды. Шулай ук аның 3 метрлы трамплиннан сикерү буенча бронза медале дә бар.

Артем Трубин 10 метрлы каланчадан һәм 3 метрлы трамплиннан сикерүдә юниорлар арасында (2000-2002 елгы) ярышлар җиңүчесе булды.

Барлык яшь төркемнәре арасында трамплиннан (3 м) синхрон сикерүдә Глеб һәм Артем тагын бер алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International