Узган шимбәдә «Зилант» һәм «Ялкын» спорт залларында 2006-2007 елларда туган кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов чыгыш ясады. Шулай ук ачылу тантанасында ГТО ның алтын аерымлык билгеләре ияләренә: Максим Афанасьевка (Түбән Комар урта мәктәбе ), Алина Алексеевага (Урта Комар урта мәктәбе), Данил Ивановка (Югары Комар урта мәктәбе), Рөстәм Шәйхетдиновка (4нче урта КШ), Виталий Туктаевка (Урта Комар урта мәктәбе физкультура укытучысы) һәм Сергей Хәйбуллинга (Росгвардия хезмәткәре) бүләкләр тапшырылды.
Ярышларда Арча, Биектау, Кукмара, Малмыж, Яр Чаллы, Теләче һәм Шәмәрдән командалары катнашты. Турнирда Кукмара кызлары җиңү яулады, икенче урында Арчаның беренче командасы, ә бронза призерлары-Яр Чаллы командасы. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.