Спортчы ике көн өчен икенче медаль яулады.
Татарстан спортчысы Никита Шлейхер Глазгода уза торган спортның су төрләре буенча Европа чемпионатында 10 метрлы каланчадан суга сикерүдә көмеш медаль яулады.
Ярышларның финал өлешендә Татарстан спортчысы икенче нәтиҗә күрсәтте (481.15 балл), икенче россияле Александр Бондар алтын медаль яулады (542.05). Франциядән спортчы Бенжамин Оффре өченче булды.
Бу инде Глазгода уза торган ярышларда татарстан спортчысының икенче медале. Элегрәк Шлейхер Юлия Тимошинина белән парда Европа чемпионатында суга синхрон сикерү буенча алтынын яулады.