Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очраштылар

2018 елның 29 июне, җомга

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. 

«КАМАЗ» футбол мәктәбе 1972 елда оештырылган һәм Россиядә иң эреләрнең берсе санала. 2012 елда Россия футбол берлеге мәктәпкә  футболчылар әзерләү буенча төбәк үзәге дигән статус бирде. Бүген монда 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле 700 бала шөгыльләнә.

 «КАМАЗ» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Россия Премьер-лигасы командасы өчен чыгыш ясыйлар. Бу мәктәпне тәмамлаганнар арасында күренекле футболчылар – Александр Бухаров («Ростов» ФК), Ризван Уциев («Ахмат» ФК), Игорь Коронов һәм  Сергей Бреев («Оренбург» ФК).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада футбол бик популяр. Бүген рәсми рәвештә футбол белән 47 мең кеше шөгыльләнә, шулардан 8 мең бала спорт мәктәпләрендә. Татарстанда 61 тулы үлчәмле стадион һәм 800дән  артык футбол мәйданчыгы бар. «Без яшь спортчылар белән эшләүнең бу формасын хуплыйбыз. Илкүләм клубларда безнең егетләр уйнар, дип ышанабыз», - диде Татарстан Президенты. 

«Бүген без Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашабыз. Иртәгә „Казан-Арена“ стадионында бик кызыклы уен булачак. Россия җыелма командасының шансы зур, дип өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә спортта уңышлар һәм киләчәк бөтендөнья чемпионатларында катнашуларын теләде.   

Очрашу кысаларында шулай ук иң яхшы тренерлар һәм тәрбияләнүчеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International