Япония җыелма командасы “Рубин” стадионында беренче ачык тренировкаларын үткәрде

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Япония җыелмасы Колумбия, Сенегал һәм Польша командалары белән бергә “Н” төркемендә уйнаячак.

Бүген Казанда Япония җыелма командасы “Рубин” стадионында беренче ачык тренировкаларын үткәрде.

Япония җыелмасы беренче тренировкаларын төркемләп фотога төшүдән һәм балаларга автограф бирүдән башлады. Алар - Мәскәү һәм Казаннан 30лап япон балалары, шулай ук “Рубин” академиясеннән - 55 бала.

Японнар “Рубин” стадионында Корбан Бердыев командасы шөгыльләнә торган төп запас газонны сайладылар. Бердәнбер трибуна тренировкага бушлай билетлар алган җанатарлар белән тулы иде.

Япония җыелмасы Колумбия, Сенегал һәм Польша командалары белән бергә “Н” төркемендә уйнаячак. 19 июньдә японнар Саранскида 2018 елгы Дөнья чемпионатының беренче матчын колумбиялеләр белән үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International