Татарстан спортчылары 10 метрлы каланчадан сикерүдә икенче булдылар.
Спортчыларны аэропортта ТР яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгы вәкилләре һәм якын дуслары каршы алдылар.
Татарстан спортчылары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев кытайның Ухань шәһәрендә уза торган Дөнья кубогында 10 метрлы каланчадан сикерүдә «көмеш» медаль яулады.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча спортчылар 427,20 балл җыйдылар. Беренче урында – Ян Хао/Чэнь Айсэнь составындагы кытай пары (491,73 балл), бронза призерлары австралия спортчылар булдылар (409,59 балл).