Алексеевскида билбау көрәше буенча ТР чемпионаты узды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

24 майдан 26 майга кадәр 1нче Спорт комплексында Татарстанның 35 районыннан килгән өч йөздән артык спортчы Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен көрәште.

Чемпионатта катнашучыларны Алексеевск районы җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде. Ул спортчыларга уңышлар теләде, Бөтенроссия ярышларында һәм Халыкара аренада уңышка ирешкән Алексеевск көрәшчеләрен бүләкләде.

Билбау көрәше федерациясенең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин спортчыларга намуслы көрәшүләрен теләде.

– Бүген без Зәйдә үтәчәк Россия чемпионатына сайлап алабыз. Шуннан соң билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын Казан кабул итәчәк. Сезгә уңышка ирешүегезне һәм. дөнья чемпионатында Россия җыелма командасын тәкъдим итү мөмкинлеген яулавыгызны телим, – диде Хәбир Сабир улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International