Кытай җыелма командасының ике «алтыны»

2018 елның 4 мае, җомга

Татарстан башкаласында суга сикерү буенча FINA дөнья сериясенең соңгы этабы ярышлары бара. Ярышларның беренче көне сенсацияләр дә китерде, көтелгән нәтиҗәләрне дә бирде. Беренче көнне өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр белән хатын-кызлар һәм ир-атлар япты.

Программаның хатын-кылар өлешендә барысы да алдан фаразланганча барды: лидерлыкны иң беренче сикерештән үк үз кулларына Кытай кызлары Ши Тингмао/Чанг Яни алдылар. Аларны беренче урыннан артка чигерү берәүнең дә кулыннан килмәде – Кытай кызлары бу төрдә иң яхшылар булып, 316.2 балл җыйдылар. Алар артыннан Канада кызлары Дженнифер Абель һәм Мелисса Читрини Болье урнаштылар, аларга “алтын” өчен 15 балл җитмәде. Бөекбритания кызлары өченче булдылар: Грей Рейд/Катерин Торренс суммада 289.29 балл җыйдылар.

Бишенче сикерештә Россия кызлры Надежда Бажина һәм Кристина Ильиных хата җибәрделәр – бер кыз икенчесеннән алдарак сикерде. Ноль баллы нәтиҗә кызларны иң соңгы урынга этәрде. Программаның бу төренең генераль классификациясендә шулай ук Кытай лидер, аның артыннан Канада һәм Австралия килә.

Өч метрлы трамплиннан синхрон сикергән ир-атлар да җиңү өчен нык тырыштылар, төп фаворитлар Кытай егетләре Цао Юань/Се Сыи һәм Евгений Кузнецов/Илья Захаров иде. Нәтиҗәдә Кытай командасы чираттагы алтын медален алды (457.98 балл), Кузнецов һәм Захаров, 20 баллга артта калып, “көмеш” алдылар. Өченче урында Украина егетләре Александр Горшковозов һәм Олег Колодий (419.82 балл).

Кытай командасы гомуми зачетта лидерлыгын ныгытты – дөнья сериясенең барлык этапларының бу прогаммасында ир-атлар арасында бары тик Кытай вәкилләре генә җиңеп килә. Россия җыелма командасы икенче, Украина өченче урында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International