2020 елның 30 октябреннән Республика спорт федерацияләренә дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында 328 номерлы боерык

 

МИНИСТЕРСТВО СПОРТА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

 

 

ПРИКАЗ

 

 

 

БОЕРЫК

________30.10.2020_________

 Казан шәһәре

   № ______328______

 

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында

        

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябреннән «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 880 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 16 маеннан «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 395 номерлы карары басылуга бәйле рәвештә, боерам:

 

  1. 2019 елның 18 ноябреннән 364 номерлы боерыгы белән расланган республика спорт федерацияләре статусы бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына, аны яңа редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә (кушымта итеп бирелә).
  2. Әлеге боерыкның үтәлешен тикшерүне министрның беренче урынбасары Х.Х. Шәйхетдиновка йөкләргә.

 

 

 

Министр                                                                                                        В.А.Леонов

 

           

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2019 елның
18 ноябреннән 364 номерлы боерыгы белән расланган (Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2020 елның
30 октябреннән 328 номерлы боерыгы редакциясендә)

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Регламент Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең (алга таба – дәүләт хезмәте) стандартын һәм тәртибен билгели. 

1.2. Гариза бирүчеләр: юридик зат – бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмасы яки структур бүлекчәсе (төбәк бүлекчәсе) (алга таба – гариза бирүче).

1.3. Дәүләт хезмәтен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы (алга таба – Министрлык) күрсәтә.

1.3.1. Министрлыкның урнашкан урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 йорт.

Министрлыкның эш тәртибе: шимбә һәм якшәмбедән тыш һәр көнне, 9:00 дан 18:00 кадәр, төшке аш вакыты 12:30 дан 13:30 кадәр.

Җәмәгать транспортында «Боҗра» тукталышына кадәр:

- 1, 91, 35а, 37, 29, 90, 71, 47 нче номерлы автобуслар;

- 2, 7, 17, 6, 8, 12 нче номерлы троллейбуслар белән,

- метро белән «Тукай мәйданы» станциясенә кадәр килергә.

Бинага керү үткәрү кәгазе һәм (яки) шәхесне раслый торган документ буенча.

1.3.2. Дәүләт хезмәтен күрсәтү тәртибе һәм үтәү барышы турында хәбәр бирүне Министрлыкның Югары казанышлар спорты бүлеге (алга таба – Бүлек) тарафыннан (843) 221-81-50 телефоны аша тормышка ашыра.

1.3.3. Министрлыкның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмат системасы составына керә торган «Татарстан Республикасы рәсми порталы» рәсми сайты адресы (алга таба – Министрлыкның рәсми сайты һәм «Интернет» челтәре): http://minsport.tatarstan.ru/.

1.3.4. Дәүләт хезмәте турында, шулай ук Бүлекнең урнашкан урыны һәм аның эш графигы турындагы  мәгълүматны түбәндәге юллар белән алырга мөмкин:

1) Гариза бирүчеләр белән эш өчен Министрлык биналарында урнашкан дәүләт хезмәте турында визуаль һәм текст формасындагы мәгълүматны үз эченә алган дәүләт хезмәте турында мәгълүмати стендлар аша.

Министрлыкның рәсми сайтында, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә, мәгълүмат стендларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган мәгълүмат дәүләт хезмәте турында белешмәләрне үз эченә ала;

2) «Интернет» челтәре ярдәмендә:

Министрлыкның рәсми сайтында (http://minsport.tatarstan.ru/);

Татарстан Республикасы дәүләт һәм һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatarstan.ru/);

Дәүләт һәм һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләре) бердәм порталында (http://www.gosuslugi.ru);

3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать итү ысулы белән (телефон буенча яки шәхсән);

4) Министрлыкка язмача мөрәҗәгать аша (шул исәптән  документ рәвешендә).

1.3.5. Министрлыкның урнашкан урыны, белешмә өчен телефоннар, эш тәртибе, рәсми сайт, шулай ук электрон почта адресы турында мәгълүмат Бүлек белгече тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтында, «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре реестры» дәүләт мәгълүмати системасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында урнаштырыла. 

Министрлыкның гариза бирүчеләр белән эшләү өчен биналарындагы мәгълүмати стендларда һәм Министрлыкның рәсми сайтында, «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган  мәгълүмат әлеге Регламентның 1.3.1, 2.1, 2.3 - 2.5, 2.7, 2.9, 2.11, 5.1 пунктларында (подпунктларында) күрсәтелгән дәүләт хезмәте күрсәтү турында мәгълүматны үз эченә ала.

1.4. Дәүләт хезмәте күрсәтүне җайга салучы норматив хокукый актлар исемлеге (норматив хокукый актлар реквизитларын һәм аларны рәсми бастырып чыгару чыганакларын күрсәтеп) Министрлыкның рәсми сайтында, «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры»  дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.

1.5.Аккредитация буенча орган тарафыннан дәүләт аккредитациясе түбәндәге очракларда игълан ителә:

а) спорт төрләренең бөтенроссия реестрының (алга таба – СТБР) беренче бүлегенә – спортның танылган төрләре (хәрби-гамәли, хезмәт-гамәли, шулай ук гомумироссия дәрәҗәсендә үстерелә торган спорт төрләреннән тыш), СТБР икенче бүлегенә – гомумироссия дәрәҗәсендә үстерелә торган спорт төрләре, СТБР өченче бүлегенә – әлеге спорт төре буенча региональ спорт федерациясе булмаганда, милли спорт төрләрен үз эченә алган спорт төрләре буенча дәүләт аккредитациясен игълан итү өчен иҗтимагый оешманың аккредитация буенча органга мөрәҗәгать иткәндә;

б) әлеге спорт төре буенча республика спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе гамәлдә булу вакыты тәмамланганда;  

в) әлеге спорт төре буенча төбәк спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясенең гамәлдә булу вакыты тәмамлану көненә кадәр 4 айдан да кимрәк  вакыт эчендә төбәк спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясен игълан итү өчен аккредитация буенча органга мөрәҗәгате очрагында.

1.6. Спортның бер төре буенча Татарстан Республикасы территориясендә Министрлык бары тик бер төбәк спорт федерациясен генә аккредитацияләргә тиеш.

1.7. Төбәк спорт федерацияләренә дәүләт аккредитациясе дүрт елдан да артык вакытка гамәлгә ашырылмый. 

1.8. Гариза бирүче вәкиле – үзенең вәкаләтләре көчендә Гариза бирүче исеменнән яисә законнар белән билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч язуы нигезендә эш итүче зат.

1.9. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба – КФҮ) – 2010 елның  27 июленнән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 210-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 210-ФЗ) таләпләренә җавап бирә торган һәм «бер тәрәзә»  принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, шул исәптән электрон формада да, күрсәтүне оештыруга вәкаләтле, дәүләт яки муниципаль учреждениесенең оештыру-хокукый формасында төзелгән оешмасы;

МФҮ нең читтә урнашкан эш урыны – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабреннән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен раслау турында» 1376 нчы номерлы карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәсенең 34 пунктына туры китереп, Татарстан Республикасы муниципаль районының шәһәр  (авыл) җирлегендә  яки шәһәр округында булдырылган МФҮнең территориаль үзенә аерым  структур бүлекчәсе (офисы);

техник хата – Министрлык тарафыннан җибәрелгән һәм документка (дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе) кертелгән белешмәләрнең шулар нигезендә кертелгән мәгълүматларның документлардагы белешмәләргә туры килмәвенә китергән хата (язудагы хата, басмадагы хата, грамматик яки арифметик хата);

Әлеге Регламентта дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) дәүләт хезмәте күрсәтүне сорау (210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 нче маддәсендәге 1 нче пункты) дигәнне аңлата. Гаризаның тәкъдим ителә торган формасы әлеге Регламентның 2 нче кушымтасында бирелә. 

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең стандарты

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү стандартына таләп  атамасы

Стандартка карата таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтү яки таләпне билгели торган норматив хокукый акт 

2.1 Дәүләт хезмәте атамасы

Республика спорт федерациясе статусы бирү өчен төбәк иҗтимагый оешмаларына яки бөтенроссия иҗтимагый федерациясе структура бүлекчәләренә (төбәк бүлекләренә) дәүләт аккредитациясе

 

2007 елның 4 декабреннән «Россия Федерациясендә физик тәрбия һәм спорт турында» 329-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 329-ФЗ); Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2014 елның 1 августыннан 663 номерлы боерыгы белән расланган Республика спорт федерациясе статусы бирү өчен төбәк иҗтимагый оешмаларына яки бөтенроссия иҗтимагый федерациясе структура бүлекчәләренә (төбәк бүлекләренә) дәүләт аккредитациясе уздыру тәртибе (алга таба – Тәртип)

2.2. Башкарма хакимият органы атамасы

Татарстан Республикасы Спорт Министрлыгы

329-ФЗ ның 13 маддәсендәге 5 пункт

2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсен сурәтләү 

1. Төбәк иҗтимагый оешмасына яки бөтенроссия спорт иҗтимагый федерациясе структура бүлекчәсенә (региональ бүлегенә) тиешле спорт төре буенча дәүләт аккредитациясе һәм аңа республика спорт федерациясе статусы бирү турында Министрлык боерыгы

2. Республика спорт федерациясе статусы барлыгын раслый торган документ бирү.

3. Иҗтимагый оешмага дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турында карар.

4. Республика спорт федерациясе статусы барлыгын раслый торган дәүләт аккредитациясе турында документ дубликатын бирү

Тәртипнең 11, 13 пунктлары

2.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген истә тотып; әгәр Россия Федерациясе законнарында

туктатып тору мөмкинлеге

каралган булса, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе  булып торган документларны бирү (юллау) вакыты

 

Дәүләт аккредитациясе әлеге Регламентның 1.5 пунктында каралган шартлар килеп туган көннән 10 эш көне эчендә игълан ителә.

Дәүләт аккредитациясе турында гариза бирүче тарафыннан гариза, мәгълүматлар һәм документлар бирү вакыты дәүләт аккредитациясен игълан итү турында документка кул куелган көннән соң 20 эш көненнән кимрәк һәм 40 эш көненнән артыграк була алмый.  

Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында хат Гариза бирүчегә әлеге Регламентның 2.9 Пунктында каралган шартлар килеп туган вакыттан биш эш көне эчендә юллана.

Региональ иҗтимагый оешмага дәүләт аккредитациясе  турында яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында карар аккредитация буенча орган җитәкчесе тарафыннан иҗтимагый оешманың гариза, әлеге Регламентның 2.5. пунктында каралган мәгълүматлар һәм документларны бирү вакыты узган көннән соң 2 айдан да соңга калмыйча  кабул ителә.

 

Мөрәҗәгать итүчегә дәүләт аккредитациясе яисә дәүләт аккредитациясеннән баш тарту турында хәбәр итү – документка кул куелган көннән соң 5 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла һәм/яки Министрлыкның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла.

Дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) бирү – төбәк иҗтимагый оешмасы аккредитация турында документ биргән өчен дәүләт пошлинасын түләгәннән һәм Министрлыкка дәүләт пошлинасын түләүне раслый торган документны тапшырганнан соң 15 эш көне эчендә.

Дәүләт аккредитациясен дәлилли торган документ (таныклык) дубликатын бирү (таныклыкны югалту яки бозу очрагында) – Министрлыкка дәүләт аккредитациясен раслый торган документ дубликатын бирү турында гаризаны биргән көннән соң 30 эш көне эчендә.

Дәүләт аккредитациясен раслый торган документны яңадан рәсмиләштерү (яңасын бирү) (төбәк спорт федерациясенең атамасы һәм/яки аның урнашкан урыны үзгәргән очракта) – дәүләт аккредитациясе турында документка тиешле үзгәрешләр кертү турында документны имзалаган көннән соң 30 эш көне эчендә. 

 

Тәртипнең 3 п., 6 п., 10 п., 11 п., 17 п., 19 п., 21 п.

2.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен законнар һәм башка норматив хокукый актлар белән каралган, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булган хезмәтләр өчен Гариза бирүче тәкъдим итәргә тиешле мәҗбүри документларның тулы исемлеге, Гариза бирүче тарафыннан, шул исәптән электрон формада да, аларны алу ысуллары, аларны бирү тәртибе

1. Дәүләт аккредитациясен алу өчен:

а) төбәк иҗтимагый оешмасының дәүләт аккредитациясе турында гаризасы (2 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча);

б) төбәк иҗтимагый оешмасының Уставы күчермәләре (бер күчермә нотариаль тәртиптә расланган булырга тиеш) һәм, төбәк иҗтимагый оешмасы гомумроссия спорт федерациясенең структур бүлекчәсе (төбәк бүлеге) булып торган очракта, гомумроссия спорт федерациясенең даими эшли торган җитәкче органының төбәк иҗтимагый оешмасының гомумроссия спорт федерациясе бүлекчәсе булып торуы турында, төбәк иҗтимагый оешмасының урнашкан урыны һәм җитәкче органнары турында мәгълүматларны күрсәтеп, белдерү кәгазе;  

в) төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары булып торган затлар исемлеге (әлеге Регламентның 3 нче кушымтасы);

г) төбәк иҗтимагый оешма җитәкче органнарының пер-сональ (шәхси) составы турында мәгълүматлар (әлеге Рег-ламентның 4 нче кушымтасы);

д) иҗтимагый оешма төзү, аның уставын раслау һәм җитәкче органнар һәм тикшерү-ревизия органын формалаштыру турында оештыру съезды (конференциясе) яки гомуми җыелыш беркетмәсенең;

коммерциячел булмаган оешманың дәүләт теркәве турында таныклыгының төбәк иҗтимагый оешмасы раслаган күчермәләре;

е) гомумроссия спорт федерациясенең иҗтимагый оешмага – СТБР икенче бүлегенә кертелгән спорт төрләре өчен – гомумроссия дәрәҗәсендә үстерелә торган спорт төрләре һәм СТБР өченче бүлегенә – милли спорт төрләре (әлеге спорт төре буенча гомумроссия спорт федерациясе булганда) дәүләт аккредитациясенә язмача ризалык кәгазе;

ж) төбәк иҗтимагый оешмасының гомумроссия спорт федерациясендә әгъзалыгын раслый торган документ күчермәсе (әлеге спорт төре буенча гомумроссия спорт федерациясе булганда), әлеге пунктта каралган мәгүлүматлар һәм документларны гомумроссия спорт федерациясенең структур бүлекчәсе (төбәк бүлеге) тәкүдим итү очракларыннан тыш;

з) үсешен иҗтимагый оешма тормышка ашыра торган  спорт төре буенча Татарстан Республикасы спорт җыелма командасы составына кертү өчен спортчыларны сайлап алуны тәртипкә сала торган документ проекты;  

и) 329-ФЗ номерлы Федераль законның 161 маддәсе 2 өлешендәге 5 пункт буенча эшләнгән тиешле спорт төрен үстерү программасы (алга таба – үсеш программасы) проекты – дәүләт аккредитациясе өчен гариза, мәгълүматлар һәм документларны беренче тапкыр тапшыра торган иҗтимагый оешмалар өчен яки спорт төре (төрләрен) үстерү программасын тормышка ашыру вакыты дәүләт акредитациясе узган көнгә спорт төрен үстерү про-граммасын гамәлгә ашыру вакыты узган иҗтимагый оешмалар өчен;

узган вакыт аралыгында тормышка ашырылган чараларны исәпкә алып, аның төзәтмәләр проекты белән үстерү программасы күчермәсе – дәүләт аккредитациясе уздыру вакытына үстерү программасын тормышка ашыруның вакыты чыкмаган региональ иҗтимагый оешмалар өчен;

к) региональ иҗтимагый оешма эшчәнлеген финанслау чыганаклары, уздырылган төп чаралар, Татарстан Республикасы җыелма спорт командасының иҗтимагый оешма үсешен тормышка ашыра торган спорт төре буенча Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә чыгыш ясау нәтиҗәләре турында белешмә;  

л) иҗтимагый оешма уздырган кимендә 3 спорт ярышы- ның беркетмәләре күчермәләре.

«б» – «ж» пунктчаларында каралган мәгълүмат һәм документлар кәгазьдә ике данәдә, шулай ук бер данә электрон формада тапшырыла.

2. Дәүләт аккредитациясе турында документ дубликатын бирү өчен:

а) дәүләт аккредитациясе турында документ дубликатын бирү турында гариза. 

3. Дәүләт аккредитациясе турында документны яңадан рәсмиләштерү (яңаны бирү) өчен:

а) дәүләт аккредитациясе турында документны яңадан рәсмиләштерү турында гариза;

б) устав күчермәсе;

в) коммерциячел булмаган оешмага дәүләт теркәве үткәрү турында таныклыклар;

г) дәүләт аккредитациясе турында элек бирелгән документ.

Дәүләт хезмәте алу өчен гариза бланкын гариза бирүче Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган. 

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар кәгазьдә гариза бирүче тарафыннан түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (юлланырга) мөмкин:

шәхсән (ышаныч кәгазе буенча гариза бирүче исеменнән эш йөртүче зат тарафыннан);

почта аша. 

Гариза һәм документлар гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә гомуми кулланылыштагы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет»  мәгълүмати-телекоммуникация челтәре аша һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.  

 

 329-ФЗның 17 маддәсе 2 өлешендәге 3,4,5 пунктлар;

Тәртипнең 7 п., 8 п.

 

2.6. Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган дәүләт хезмәте күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәк булган һәм Гариза бирүче бирергә хокуклы булган документларының тулы исемлеге, шулай ук гариза бирүчеләрнең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон рәвештә дә, аларны бирү тәртибе; әлеге до-кументлар алар карамагында булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә оешма

1. Гариза һәм документларны тапшыру көненә кадәр бер айдан артыграк булмаган вакыт эчендә бирелгән Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе).

2. Дәүләт аккредитациясе турында документ бирү өчен дәүләт пошлинасын түләүне дәлилли торган документ (Федераль Казначылыкның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе).

Күрсәтелгән мәгълүматларны үз эченә алган документлар гариза бирүче тарафыннан турыдан-туры, шул исәптән мөмкинлек булганда – электрон рәвештә дә алынырга мөмкин. 

Гариза бирүченең югарыда күрсәтелгән документларны турыдан-туры үзе бирмәве гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәп булып тормый.

Гариза бирүче тәкъдим итәргә хокукы булган документларны алу юллары һәм тапшыру тәртибе әлеге Регламентның 2.5 пунктында билгеләнә.

Гариза бирүчедән түбәндәгеләрне таләп итү тыела: дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актларда тапшыру яисә аларны гамәлгә ашыру каралмаган документ һәм мәгълүматларны бирү һәм гамәлләрне гамәлгә ашыру;

210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 маддәсе 6 өлешендә каралган документларны бирү дәүләт хезмәте күрсәтү белән бәйле рәвештә килеп чыга торган мөнәсәбәтләрне көйли торган норматив хокукый актлар нигезендә каралмаган очраклардан тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган  дәүләт органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм (яки) дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешмалар карамагында булган, шул исәптән  дәүләт хезмәте күрсәтү өчен гариза бирүченең түләү кертүен дәлилли торган документлар һәм мәгълүматларны бирү; 

дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризада һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган һәм элек бирелгән документлар комплектына кертелмәгән документларны кабул итүдән яисә дәүләт хезмәте күрсәтүдән беренчел баш тартканнан соң гариза бирүче тарафыннан бирелгән  документларда хаталар булу;

210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 маддәсе 1 өлешенең 4 пунктында каралган очраклардан тыш, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны беренчел кабул итүдән баш тартканда яисә дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда аларның булмавы һәм (яисә) дөреслеге күрсәтелмәгән документлар һәм мәгълүмат тапшыру.

Тәртипнең 7 пунктындагы «а» пунктчасы

2.7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган документларны кабул итүдән баш тарту өчен сәбәпләрнең тулы исемлеге

1. Иҗтимагый оешманың Министрлыкка әлеге Регламентның 2.5 пунктына туры килми торган гариза һәм/яки мәгълүматлар һәм/яки документлар бирүе.

 2. Иҗтимагый оешманың Министрлыкка гариза һәм/яки мәгълүмат һәм/яки документларны әлеге Регламентның 2.4 пунктында билгеләнгән вакытны бозып бирүе.  

Тәртипнең 9 п.

2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яисә аңардан баш тарту өчен сәбәпләрнең тулы исемлеге

 

Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен сәбәпләр билгеләнмәгән.

Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәп булып түбәндәгеләр тора:

1. Иҗтимагый оешма тапшырган әлеге Регламентның 2.5. пунктында каралган гариза, мәгълүматлар һәм  документларда дөрес булмаган мәгълүмат булуы.

2. Иҗтимагый оешманың 329-ФЗ номерлы Федераль законы 13 маддәсенең 8 өлешендәге региональ спорт федерацияләренә куелган таләпләргә туры килмәве. 

3. Региональ спорт федерациясе тарафыннан дәүләт аккредитациясе юридик көчен туктату өчен сәбәп булып торган бозуларны региональ иҗтимагый оешманың юкка чыгармавы (дәүләт аккредитациясенең гамәлдә булуы элегрәк туктатылган региональ иҗтимагый оешманың әлеге Регламентның 2.5. пунктында каралган белешмәләр һәм документлар, гариза бирү очрагында). 

3. Региональ спорт федерациясе тарафыннан дәүләт аккредитациясе юридик көчен туктату өчен сәбәп булып торган бозуларны иҗтимагый оешманың юкка чыгармавы (дәүләт аккредитациясенең гамәлдә булуы элегрәк туктатылган иҗтимагый оешманың әлеге Регламентның 2.5. пунктында каралган белешмәләр һәм документлар, гариза бирү очрагында). 

Иҗтимагый оешмага дәүләт аккредитациясе үткәрүне кире кагу очрагында андый оешма, кире кагу өчен нигез булып торган сәбәпләрне юкка чыгарганнан соң, Министрлыкка дәүләт аккредитациясен игълан итү өчен кабат мөрәҗәгать итә ала, ләкин әлеге оешмага дәүләт аккредитациясен кире кагу турында карар кабул иткән көннән соң өч айдан да иртәрәк түгел.

329-ФЗ ның 13 маддәсендәге 8 өлеш,

Тәртипнең 14, 15 п.

 

2.9. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төр түләүнең тәртибе, күләме

һәм алу өчен сәбәпләр

Дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) бирү республика спорт федерациясенә дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) бирү өчен 5 000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләгәннән соң тормышка ашырыла.

 Дәүләт аккредитациясен дәлилли торган документ (таныклык) дубликатын бирү дәүләт аккредитациясен дәлилли торган документ (таныклык) дубликатын бирү  өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләгәннән соң тормышка ашырыла.

Республика спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) һәм дәүләт аккредитациясен дәлилли торган документ (таныклык) дубликатын бирү өчен дәүләт пошлинасы түләү өчен реквизитлар: реквизитларны тәгаенләргә

ТР буенча ФКИ (Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы л/сч 04112001180)

 

ИНН/КПП 1655043416/165501001

Отделение-НБ Республики Татарстан г. Казань

р/с 40101810800000010001

БИК 049205001

КОД ДОХОДА 719.10807340011000.110

ОКТМО 92701000

Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 маддәсе 1 өлеше 73,77п., Тәртипнең 19 пункты 

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булып торган хезмәтләр исемлеге, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан бирелә торган документ (документлар) турында белешмәләр

Зарури һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр таләп ителми

 

2.11. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төр түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп,  мондый түләүнең тәртибе, күләме һәм алу өчен сәбәпләр 

Зарури һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр таләп ителми

 

2.12. Дәүләт хезмәте күрсәтү, дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешма күрсәтә торган хезмәт күрсәтү турын-да запрос биргән вакытта һәм шундый хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чиратта көтүнең максималь вакыты

Дәүләт хезмәте күрсәтү турында запрос биргәндә һәм

шундый хезмәт күрсәтүләрнең нәтиҗәсен алганда чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.

Дәүләт хезмәте алучыларның аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

 

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маеннан 601 номерлы Указы

 

2.13. Гариза бирүченең дәүләт хезмәте һәм дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешма күрсәтә торган хезмәт күрсәтүне, шул исәптән электрон формада да, соравын (запрос) теркәү вакыты һәм тәртибе   

Гариза кергән көнне.

Ял (бәйрәм) көнендә электрон формада килгән мөрәҗәгать ял (бәйрәм) көненнән соң килгән көнне теркәлә.

 

 

2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган биналарга, гариза бирүчеләрнең көтү залына һәм дәүләт хезмәте күрсәтү турында запросларны тутыру өчен урыннарга, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган документларның тулы исемлеге һәм аларны тутыру үрнәкләре белән мәгълүмати стендларга, шундый хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында визуаль, текстлы һәм мультимедияле мәгълүматны урнаштыру һәм бизәүгә, шул исәптән инвалидларны социаль яклау турында федераль законнар һәм  Татарстан Республикасы законнары нигезендә күрсәтелгән объектларның инвалидлар өчен файдалана алырлык булуларын тәэмин итүгә карата таләпләр  

Дәүләт хезмәте күрсәтү Министрлыкның янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы, документларны рәсмиләштерү өчен кирәк булган мебель, мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган биналарда һәм бүлмәләрдә башкарыла. 

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында визуаль, текстлы һәм мультимедиале мәгълүмат гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып урнаштырыла. 

Инвалидларның (кресло-коляска һәм озатып йөрүче этләрне файдалана торган нвалидларны да кертеп) дәүләт хезмәте күрсәтү урынына комачаулыкларсыз килүен оештыру максатларында аларга түбәндәгеләр тәэмин ителә:

бинага һәм бүлмәләргә һәм дәүләт хезмәте күрсәтү урынына комачаулыкларсыз килү өчен шартлар:

Министрлык территориясе буенча мөстәкыйль яки хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр ярдәмендә күчеп йөрү, Министрлык бинасына һәм бүлмәләренә керү һәм чыгу  мөмкинлеге;

транспорт чарасына утырту һәм аннан бинага керү алдыннан төшерү мөмкинлеге, шул исәптән кресло-коляска кулланып һәм кирәк булганда, хезмәт күрсәтә торган хезмәткәрләр ярдәме белән;

күрү һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү функциясе бозылган инвалидларны озата бару һәм аларга бинада һәм бүлмәләрдә ярдәм күрсәтү;

инвалидларның, аларның тормыш эшчәнлекләренең чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып,  объектларга һәм хезмәт күрсәтүләргә тоткарлыксыз үтеп керүен тәэмин итү өчен кирәкле җиһазларны һәм мәгълүмат йөртүчеләрне тиешле итеп урнаштыру;

инвалидлар өчен кирәкле тавыш һәм күрү мәгълүматын, шулай ук язуларны, билгеләрне һәм башка текст һәм график мәгълүматны Брайльнең рельеф-нокталы шрифты белән башкарылган билгеләр белән кабатлау, сурдотәрҗемәче һәм тифлосурдотәрҗемәчегә рөхсәт бирү;

махсус өйрәнүен раслый торган документы булганда, озатып йөрүче этне бинага кертү;

 инвалидларга башка затлар белән беррәттән хезмәт күрсәтүгә һәм объектлардан файдалануга комачаулаучы киртәләрне җиңеп чыгуда хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр тарафыннан башка кирәкле ярдәм күрсәтү;

инвалидлар организмының нык бозылуларын һәм тормыш эшчәнлеге чикләүләрен исәпкә алып, бинаны аларның физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүе өчен махсус спорт инвентаре һәм җиһазлар белән тәэмин итү;

инвалидларга, тормыш эшчәнлеге чикләүләрен исәпкә алып, махсуслаштырылган төркемнәрдә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру;

инвалидлар белән физик культура һәм спорт дәресләрен үткәрү өчен әзерләнгән хезмәткәрләр булу.

Инвалидлар өчен дәүләт хезмәте күрсәтелә торган объектларның һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү өлешендә таләпләр 2016 елның 1 июленнән соң файдалануга тапшырылган, капиталь ремонт, реконструкция, модернизация узган объектларга карата кулланыла.

1995 елның 24   ноябреннән «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 181-ФЗ номерлы Федераль законы;

Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2015 елның  24 августыннан «Физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә Инвалидлар өчен обектларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең файдалана алырлык булуы шартларын тәэмин итү, шулай ук бу вакытта инвалидларга кирәк булган ярдәм күрсәтү тәртибен  раслау турында» 825номерлы боерыгы;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябреннән 880 нче номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе һәм Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында(алга таба – 2010 елның 2 ноябреннән 880 нче карары белән расланган тәртип)

2.15. Дәүләт хезмәтенең һәркем файдалана алырлык булуы һәм сыйфаты күрсәт-кечләре, шул исәптән гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелгән вакытта вазыйфаи затлар белән үзара бәйләнеше һәм аларның дәвамлылыгы, дәүләт хезмәте алуның дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсә-түләрнең күпфункцияле үзә-гендә (шул исәптән тулы кү-ләмдә), гариза бирүченең сай-лавы буенча башкарма хаки-мият органынының теләсә кайсы территориаль бүлек-чәсендә (экстерриториаль принцип) дәүләт һәм муни-ципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләрендә берничә дәүләт һәм (яки) муниципаль хезмәт күрсәтү турында 210-ФЗ номерлы Федераль законның 151 маддә-сендә каралган запрос бирү юлы белән  алу мөмкинлеге булу-булмавы, дәүләт хезмәте күрсәтүнең барышы турында, шул исәптән мәгълүмати-теле-коммуникацион технология-ләрне дә файдаланып,  мәгълүмат алу мөмкинлеге

 

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең һәркем файдалана алырлык булу күрсәткечләре булып түбәндәгеләр тора:

    бинаның җәмәгать транспортыннан файдалана алырлык зонада урнашуы;

    белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документларны кабул итә торган бүлмәләрнең кирәкле санда булуы; 

     документларны кабул итү һәм бирү алып барыла торган биналарның инвалидлар өчен файдалана алырлык булуы;

     башка затлар белән бер үк дәрәҗәдә хезмәт алуга комачаулый торган киртәләрне узуда инвалидларга ярдәм күрсәтү;

инвалидларга башка затлар белән беррәттән хезмәт алуга комачаулаучы инвалидлар өчен биналардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган башка киртәләрне җиңеп чыгуда ярдәм күрсәтү;

дәүләт хезмәте күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә Министрлыкның мәгълүмати ресурсларында, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында тулы мәгълүмат булуы.  

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфат күрсәткечләре булып түбәндәгеләр тора:

  1. гаризаларны кабул итү һәм карау вакытын үтәү;
  2. дәүләт хезмәте нәтиҗәләрен алу вакытын үтәү;
  3. дәүләт гражданлык хезмәткәрләре тарафыннан җибәрелгән Административ регламентны бозуга карата прецедентлар (нигезле шикаятьләр) булмау;
  4. гариза бирүченең Министрлык белгечләре белән үзара тәэсир итешү саны:

гаризаны турыдан-туры биргән вакытта – бердән артмаска тиеш (консультацияләрне исәпкә алмыйча);

гариза һәм документларны почта аша яисә электрон рәвештә юллаганда – бердән артмаска тиеш (консультацияләрне исәпкә алмыйча).

Гариза бирүче белән үзара тәэсир итешүенең дәвамлылыгы 15 минуттан артмый.

Дәүләт хезмәте күрсәтү барышы турында мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан Министрлыкка мөрәҗәгать иткән чакта алынырга мөмкин.

Дәүләт хезмәте (шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза бирү) күпфункцияле үзәктә, күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыннары аша күрсәтелми. 

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең барышы турында мәгълүматны гариза бирүче  http://minsport.tatarstan.ru сайтында, Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләр) бердәм порталында, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында алырга мөмкин. 

Экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы сорау буенча дәүләт хезмәте күрсәтү гамәлгә ашырылмый

2010 елның 2 ноябреннән ТР МКның 880 нче карары белән расланган тәртип  

2.16. Башка таләпләр, шул исәптән экстерриториаль принцип буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең үзенчәлекләрен (дәүләт хезмәте экстер-риториаль принцип буенча бирелгән очракта), һәм электрон формада дәүләт хезмәте күрсәтүнең үзенчәлекләрен исәпкә алып

Дәүләт хезмәте электрон формада күрсәтелми.

Төбәк иҗтимагый оешмасына спортның тиешле төре буенча дәүләт аккредитациясе турында электрон документ рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгать итүне электрон рәвештә бирү мөмкинлеге бар.

Әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документларны тапшыру тәртибе турында «Интернет» челтәре аша консультация үткәрү мөмкинлеге бар.

 

 

 

3. Административ процедураларның (гамәлләрның) составы, эзлеклелеге һәм үтәү вакыты, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән электрон формадагы административ процедураларны (гамәлләрне) үтәү үзенчәлекләре

3.1. Дәүләт хезмәте күрсәткән вакытта административ процедураларны сурәтләү һәм эзлеклелеге.

3.1.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) гариза бирүчегә ярдәм күрсәтүне, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәк булган документларны рәсмиләштерү өлешендә дә  ярдәм күрсәтүне күз алдында тота торган консультация бирү;

2) дәүләт аккредитациясе үткәрү турында игълан итү өчен мөрәҗәгатьне кабул итү һәм теркәү;

3) төбәк иҗтимагый оешмаларына дәүләт аккредитациясе үткәрүне игълан итү турында боерык чыгару;

4) гаризаны кабул итү һәм теркәү;

5) ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы (ВЭХС) аша дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган документларга ия органнар адресына ведомствоара мөрәҗәгатьләр формалаштыру һәм юллау;

6) төбәк иҗтимагый оешмаларына аларга республика спорт федерациясе статусы бирү өчен дәүләт аккредитациясе үткәрү буенча Комиссия утырышын үткәрү, аккредитация буенча Комиссия утырышын уздыру турында беркетмә төзү;

7) төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе үткәрү һәм аңа республика спорт федерациясе статусы бирү яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турында карар кабул итү;

8) Россия Федерациясе Спорт министрлыгына төбәк спорт федерациясенә дәүләт аккредитациясе үткәрү турында мәгълүмат һәм документларны тәкъдим итү, Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте нәтиҗәләрен бирү (юллау);

9) дәүләт аккредитациясе үткәрү турында документның (таныклыкның) дубликатын бирү һәм яңадан рәсмиләшерү;

10) техник хатаны  (язудагы хата, басмадагы хата, грамматик хата) төзәтү.

3.2. Гариза язучыга консультация бирү, гариза бирүчегә, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган документлар комплектын тутыру өлешендә, ярдәм күрсәтү.

Мөрәҗәгать итүче дәүләт хезмәтен алу тәртибе турында консультация алу өчен бүлеккә шәхсән, телефон һәм (яки) почта аша (шул исәптән электрон) мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече гариза бирүчегә, шул исәптән гариза формасы һәм  дәүләт хезмәтен алу өчен башка мәсьәләләр буенча консультация бирүне гамәлгә ашыра. Кирәк булса, Бүлек белгече дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган гаризаны рәсмиләштерү өлешендә Гариза бирүчегә ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнәторган процедура Гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: консультация, Гариза бирүчегә, шул исәптән гариза һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган документларның билгеләнгән комплектын тутыру өлешендә, ярдәм күрсәтү.

 3.3. Гариза һәм документларны кабул итү һәм теркәү.

3.3.1. Гариза бирүченең вәкиле кәгазьдә бастырып шәхсән, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә яисә почта аша алу турында хәбәр белән заказлы хат рәвешендә Министрлыкка тиешле спорт төре буенча төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе уздыру турында игълан итү өчен мөрәҗәгать (алга таба – Мөрәҗәгать) юллый.

3.3.2. Оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече Мөрәҗәгатьне терки һәм башкару өчен Бүлеккә юллый.

Әлеге пунктча белән билгеләнә торган процедуралар Гариза бирүчедән Мөрәҗәгать кергән көнне тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: теркәлгән Мөрәҗәгать.

3.4. Төбәк иҗтимагый оешмаларына дәүләт аккредитациясе игълан итү турында боерык бастыру.

3.4.1. Мөрәҗәгать нигезендә Бүлек белгече төбәк иҗтимагый оешмаларына дәүләт аккредитациясе игълан итү турында боерык проекты әзерли (алга таба – Боерык), биредә дәүләт аккредитациясе үткәрү турында гариза бирү вакыты билгеләп куела. Ул әлеге Боерыкка кул куелган көннән башлап 20 эш көненнән дә кимрәк һәм 40 эш көненнән артыграк булмаска тиеш.

Боерык проекты килештерү өчен Бүлек башлыгына җибәрелә.

Әлеге пунктча белән билгеләнгән процедура әлеге Регламентның 3.3.2 подпункты белән билгеләнгән процедуралар тәмамланганнан вакыттан алып ике эш көне дәвамында тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: килештерүгә юлланган Боерык проекты.

3.4.2. Бүлек башлыгы Боерык проектын карый һәм килештерү өчен аларны министр урынбасарына юллый.

Процедураның нәтиҗәсе: Бүлек башлыгы белән килештерелгән Боерык проекты.

3.4.3. Министр урынбасары Боерык проектын килештерә һәм раслау өчен министрга юллый.

Әлеге Регламентның 3.4.2. һәм 3.4.3. пунктчаларында билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан бер эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: министрга кул куярга юлланган Боерык проекты.

3.4.4. Министр Боерыкны имзалый һәм теркәү өчен оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлегенә юллый.

Процедураның нәтиҗәсе: имзаланган һәм теркәүгә юлланган  Боерык.

3.4.5. Оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече Боерыкны терки һәм башкару өчен Бүлеккә кире кайтара.

Әлеге Регламентның 3.4.4. һәм 3.4.5. пунктчаларында билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан өч эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: теркәлгән  Боерык.

3.4.6.  Бүлек белгече Боерыкны Министрлыкның рәсми сайтына урнаштыра.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан өч эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган  Боерык.

3.5. Гариза алу һәм теркәү

3.5.1. Гариза бирүче вәкиле шәхсән кәгазьдә яки почта аша тапшырылу турында хәбәр кәгазле заказлы хат белән, әлеге Регламентның 2.5. пунктында күрсәтелгән документларны теркәп, гаризаны Бүлеккә тапшыра (юллый).

Документларны кабул итүне кире кагу өчен әлеге Регламентның 2.7. пунктында күрсәтелгән сәбәпләр булмаганда, Бүлек белгече Гариза бирүчегә почта аша тапшырылу турында хәбәр, гариза бирү ысулына бәйле рәвештә,  заказлы хат белән яки электрон рәвештә гаризаны һәм аңа теркәлгән документларны кабул итү датасы турында билге белән исемлек күчермәсен юллый һәм Гариза бирүченең гаризасын һәм документларын оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлегенә юллый.

Документларны кабул итүне кире кагу өчен әлеге Регламентның 2.7. пунктында күрсәтелгән сәбәпләр булган очракта, Бүлек белгече Гариза бирүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булуы турында, документларны кабул итүне кире кагу өчен ачыкланган сәбәпләрнең эчтәлеген язмача аңлатып, хәбәр бирә һәм аңа документларны кире кайтара (юллый). 

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура гариза кергән көндә тормышка ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм  Министрлыкның оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлегенә юлланган Боерык һәм документлар, шулай ук  Гариза бирүчегә  юлланган гариза һәм аңа теркәлгән документларны кабул итү датасы турында билге белән исемлек күчермәсе яки Гариза бирүчегә кире кайтарылган документлар. 

 3.5.2. Оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече гаризаны терки һәм башкару өчен Бүлеккә юллый.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар гариза һәм документлар кергән көндә тормышка ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән гариза һәм документлар.

3.6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур булган документлар алар карамагында булган органнарга ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы (ВЭХС) аша ведомствоара запросларны формалаштыру һәм юллау. 

3.6.1. Бүлек белгече электрон формада ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә – Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЮЗБДР) мәгълүматлар бирү турында, Федераль Казначылыкның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә  - дәүләт аккредитациясе турында документны бирү өчен дәүләт пошлинасын түләүне дәлилли торган документ бирү турында запрос юллый.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар гаризаны теркәү вакытыннан алып бер эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: мәгълүматлар бирү турында запрос.

 

3.6.2. Ведомствоара хезмәттәшлек органы белгечләре ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән запрос нигезендә законнарда билгеләнгән вакыт эчендә сорала торган документларны (мәгълүматларны) бирәләр.

Процедуралар нәтиҗәсе: мәгълүматлар бирү турында юлланган запрослар, запросларга җавап нәтиҗәсе булып торган мәгълүматлар (документлар), яки соралган мәгълүматларны бирүдән баш тарту турында белдерү кәгазе.

3.6.3. Бүлек белгече кергән мәгълүматлар нигезендә:

Комиссия турында Нигезләмә буенча эшли торган төбәк иҗтимагый оешмаларына республика спорт федерациясе статусын бирү өчен дәүләт аккредитациясе буенча Комиссия утырышында  карауга Гариза бирүченең документларын карау мөмкинлеге турында бәяләмә әзерли һәм  карау өчен Комиссиягә (алга таба – Комиссия) юллый;

Дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу өчен 2.8. пунктта күрсәтелгән сәбәпләр булганда, Бүлек белгече министрга (аның тарафыннан вәкаләт бирелгән затка) имзага дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу һәм документларны кире кайтару турында, шулай ук документларны кире кайтару өчен нигез булып торган  сәбәпләрне юкка чыгарганнан соң гаризаны кабат бирү мөмкинлеге турында хат проекты әзерли.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан соң бер эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Комиссиягә карауга юлланган бәяләмә;

дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу өчен сәбәпләр булган очракта – дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу һәм, кире кайтару сәбәпләрен күрсәтеп, документларны кире кайтару, шулай ук документларны кире кайтару өчен нигез булып торган сәбәпләрне юкка чыгарганнан соң яңадан гариза бирү мөмкинлеге турында министрга (аның тарафыннан вәкаләт бирелгән затка) кул куяр өчен юлланган  хат проекты.

3.6.4. Гаризаны яңадан биргән очракта әлеге Регламентның 3.5.1, 3.5.2. пунктчалары белән каралган процедуралар тормышка ашырыла.

3.7. Төбәк спорт федерацияләренә дәүләт аккредитациясе буенча Комиссия утырышын үткәрү, Комиссия утырышын үткәрү турында беркетмә төзү.

3.7.1. Комиссия Рәисе Комиссия утырышы көнен билгели.

Комиссия сәркатибе Гариза бирүчегә шәхсән, телефон һәм (яки) электрон почта аша Комиссия утырышы көне турында хәбәр итә.

 Әлеге Регламентның 3.7.1 пунктчасы белән билгеләнә торган процедуралар гариза һәм документларны тапшыру вакыты тәмамланган көннән алып ике эш көне дәвамында тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: Комиссия утырышы көнен билгеләү, Гариза бирүчегә хәбәр итү.

3.7.2. Комиссия утырышы Комиссия турында нигезләмәдә каралган тәртиптә үткәрелә.

Әлеге Регламентның 3.7.2. пунктчасы белән билгеләнә торган процедуралар Министрлыкның төбәк иҗтимагый оешмаларына дәүләт аккредитациясе уздыру хакында игълан итү турында боерыгында билгеләнгән Гариза бирүче тарафыннн документлар тапшыру вакыты тәмамланганнан соң 28 эш көненнән дә соңга калмыйча тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: Комиссия утырышы беркетмәсе.

3.8. Төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе уздыру һәм аңа республика спорт федерациясе статусы бирү турында боерык чыгару яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турында хат.

3.8.1. Бүлек белгече Комиссия утырышында кабул ителгән тәкъдим карары нигезендә:

төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе уздыру һәм аңа республика спорт федерациясе статусы бирү турында боерык проектын (алга таба – Аккредитация турында боерык проекты) яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турында хат проектын (алга таба – Баш тарту турында хат проекты) әзерли;

Аккредитация турында Боерык проектын яки баш тарту турында хат проектын килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пунктчада билгеләнгән процедуралар әлеге Регламентның 3.7.2. пунктчасында билгеләнгән процедуралар тәмамланган вакыттан соң бер эш көне дәвамында тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: килештерүгә юлланган Аккредитация турында боерык проекты яки Баш тарту турында хат проекты.

3.8.2. Бүлек башлыгы Аккредитация турында Боерык проекты яки Баш тарту турында хат проектын карый, аны килештерә һәм килештерү өчен министр урынбасарына юллый.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен министр урынбасарына юлланган Аккредитация үткәрү турында боерык проекты яки Баш тарту турында хат проекты.

3.8.3. Министр урынбасары Аккредитация турында боерык проекты яки Баш тарту турында хат проектын килештерә һәм раслау өчен министрга юллый.

Әлеге Регламентның 3.8.2. һәм 3.8.3. пунктчаларында билгеләнгән процедуралар алдагы процедура тәмамланган вакыттан соң бер эш көне дәвамында тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: имзалау өчен министрга юлланган Аккредитация үткәрү турында боерык проекты яки Баш тарту турында хат проекты.

3.8.4. Министр карар кабул итә һәм төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе уздыру һәм аңа республика спорт федерациясе статусы бирү турында боерыкка яки төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турындагы хатка кул куя.

Процедура нәтиҗәсе: төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе һәм аңа республика спорт федерациясе статусы бирү турында кул куелган боерык (алга таба – Боерык) яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турында имзаланган хат.

3.8.5. Оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече Боерыкны яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турындагы хатны терки һәм Гариза бирүчегә юллый.

Әлеге Регламентның 3.8.4. һәм 3.8.5. пунктчаларында билгеләнгән процедуралар алдагы процедура тәмамланган көннән башлап бер эш көне дәвамында тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: теркәлгән Боерык яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турындагы хат.

 3.8.6. Бүлек белгече:

расланган боерыкны Министрлык сайтында урнаштыра;

гариза бирүчегә дәүләт аккредитациясе үткәрү турында хәбәр итә яки дәүләт аккредитациясе үткәрүдән баш тарту турында хат юллый.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан алып дүрт эш көне дәвамында тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: сайтта урнаштырылган боерык, гариза бирүчегә җиткерелгән хәбәр.

3.9. Россия Федерациясе Спорт министрлыгына республика спорт федерациясенә дәүләт аккредитациясе турында мәгълүматлар һәм документларны тапшыру.

3.9.1. Бүлек белгече документлар пакетын (Министрлыкның республика спорт федерациясе документларын карау турында гаризасы, республика спорт федерациясе дәүләт аккредитациясе турында Министрлык боерыгы, республика спорт федерациясе документлары) формалаштыра һәм республика спорт федерациясен гомумроссия һәм аккредитацияләнгән төбәк спорт федерацияләре реестрына (алга таба – Реестр) кертү өчен аны Россия Федерациясе Спорт министрлыгына юллый.

Әлеге пунктчада билгеләнгән процедуралар алдагы процедура тәмамланган вакыттан биш эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Россия Федерациясе Спорт Министрлыгына юлланган документлар.

3.9.2. РФ Спорт министрлыгы карар кабул итә һәм Реестрга төбәк спорт федерациясе турында мәгълүматларны кертү турында боерык чыгара яисә Министрлыкка, сәбәпләрен күрсәтеп, белешмәләрне Реестрга кертүне кире кагу турында хәбәр бирә. 

3.9.3. Бүлек белгече «Интернет» челтәрендә РФ Спорт министрлыгы рәсми сайтында РФ Спорт министрлыгының республика спорт федерациясе турында мәгълүматларны Реестрга кертү турында боерыгы урнаштырылганнан соң яисә Министрлыкка белешмәләрне Реестрга кертүне кире кагу турында РФ Спорт министрлыгы хәбәре кергәннән соң дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) ( 1нче кушымта) яки, сәбәпләрен күрсәтеп, дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат проектын рәсмиләштерә.

Процедураларның нәтиҗәсе: дәүләт аккредитациясе турында рәсмиләштерелгән документ (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат Проекты.

3.9.4. Бүлек башлыгы дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат Проектын килештерә һәм килештерү өчен министр урынбасарына юллый. 

Процедура нәтиҗәсе: Бүлек башлыгы белән килештерелгән дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат Проекты.

3.9.5. Министр урынбасары дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат Проектын килештерә һәм министрга имзага юллый.

Процедура нәтиҗәсе: министрга имзага юлланган дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат Проекты.

 3.9.6. Министр дәүләт аккредитациясе турында документка (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат Проектына кул куя һәм Комиссия секретаренә юллый.

Процедура нәтиҗәсе: имзаланган дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат.

3.9.7. Бүлек белгече дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклык) дәүләт аккредитациясе турында документлар (таныклыклар) бирү реестрында терки һәм, Гариза бирүче республика спорт федерациясе дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклык) бирү өчен дәүләт пошлинасы түләгәннән соң,  аны Гариза бирүчегә бирә (юллый) яки Оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хатны терки һәм гариза бирүчегә юллый. 

Әлеге Регламентның 3.9.3. – 3.9.7. пунктчаларында билгеләнә торган процедуралар «Интернет» челтәрендә РФ Спорт министрлыгы рәсми сайтында РФ Спорт министрлыгының республика спорт федерациясе турында мәгълүматларны гомумроссия һәм аккредитацияләнгән спорт федерацияләре реестрына кертү турында боерыгы урнаштырылганнан соң 15 эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: Гариза бирүчегә бирелгән (юлланган) дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) яки дәүләт аккредитациясен кире кагу турында хат.

3.10. Дәүләт аккредитациясе турында документның (таныклыкның) дубликатын бирү яки документны яңадан рәсмиләштерү. 

 3.10.1. Дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклыкны) югалткан очракта республика спорт федерациясе бу хакта Министрлыкка хәбәр итә һәм дәүләт аккредитациясен дәлилли торган документның (таныклыкның) дубликатын бирү турында гариза бирә. Гариза бирүченең вәкиле шәхсән, почта аша алу турында хәбәр белән заказлы хат рәвешендә  яисә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә дәүләт аккредитациясен дәлилли торган документның (таныклыкның) дубликатын бирү турында ирекле формада гариза бирә (юллый). 

3.10.2. Бүлек белгече дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) дубликатын әзерли, аны юридик эш секторында раслата һәм аны Гариза бирүчегә җибәрә.

Дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) дубликатын бирү Министрлыкка дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) дубликатын бирү турында гариза кергәннән соң 30 эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: Гариза бирүчегә бирелгән (юлланган) дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) дубликаты.

 

3.10.3. Республика спорт федерациясенең атамасы яки юридик адресы үзгәргән очракта Гариза бирүче 15 эш көне эчендә шәхсән яисә Вәкиле аша яисә почта аша алу турында хәбәр белән заказлы хат рәвешендә, әлеге Регламентның 2.6 пунктында күрсәтелгән документларны, шулай ук элегрәк бирелгән дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклыкны) теркәп, дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклык) яңадан рәсмиләштерү турында гариза (ирекле формада), бирә (юллый).   

3.10.4. Дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклыкны) яңадан рәсмиләштерү турында гаризаны кабул итү һәм теркәү, документларның әлеге Регламентның 2.5 пункты 3 пунктчасына туры килүен тикшерү, документларның әлеге Регламентның 2.5 пункты 3 подпунктчасы таләпләренә туры килмәгән очракта дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул иткәндә Гариза бирүчегә хәбәр итү процедуралары, шулай ук, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын кулланып, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган мәгълүматларны бирү турында запрос юллау процедурасы әлеге Регламентның 3.5 һәм 3.6 пунктчалары нигезендә тормышка ашырыла.   

3.10.5. Бүлек белгече дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк һәм аның карамагында булган ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы кысаларында кергән документлар, дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклык) яңадан рәсмиләштерү турында гариза һәм аңа теркәлгән документлар, шулай ук Министрлыкта булган Гариза бирүчегә дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык) бирү белән бәйле  мәгълүматлар нигезендә: 

Гариза бирүченең дәүләт аккредитациясе турында Министрлык боерыгына ( алга таба – Министрлык Боерыгы) төзәтмәләр кертү турында карар кабул итә;

Министрлык Боерыгы проектын әзерли яисә Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту һәм, сәбәпләрен күрсәтеп, документларны кире кайтару турында (дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул иткән очракта) хат проектын әзерли һәм Бүлек башлыгына килештерүгә юллый.

Әлеге подпунктта күрсәтелгән процедуралар гариза теркәү вакытыннан ике эш көне эчендә тормышка ашырыла. 

Процедуралар нәтиҗәсе: Бүлек башлыгына килештерүгә юлланган Министрлык Боерыгы проекты яки Гариза бирүчегә кире кагу турында хат проекты.

 3.10.6. Бүлек башлыгы Министрлык Боерыгы проектын яки Гариза бирүчегә кире кагу турында хәбәр проектын килештерә һәм килештерү өчен министр урынбасарына юллый. 

Процедура нәтиҗәсе: Бүлек башлыгы килештерелгән Министрлык Боерыгы проекты яки Гариза бирүчегә кире кагу турында хат проекты.

3.10.7. Министр урынбасары Министрлык Боерыгы проектын яки Гариза бирүчегә кире кагу турында хәбәр проектын килештерә һәм министрга имзага юллый. 

Әлеге Регламентның 3.10.6. һәм 3.10.7. пунктчаларында билгеләнгән процедуралар алдагы процедура тәмамланган вакыттан бер эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: министрга имзага юлланган Министрлык Боерыгы проекты яки Гариза бирүчегә кире кагу турында хат проекты.

 

3.10.8. Министр Министрлык Боерыгына яки Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу турында хатка имзасын куя.

Оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече Бүлеккә кире кайтарылган Министрлык Боерыгын яки гариза бирүчегә юллый торган  дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу турында хатны терки.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар документлар имзага кергән көндә тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: Министрлык Боерыгы яки Гариза бирүчегә юлланган дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу турында хат.

3.10.9. Бүлек белгече Министрлык боерыгын Министрлыкның рәсми сайтында урнаштыра һәм Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган аккредитацияләнгән федерацияләр исемлегенә үзгәртмәләр кертә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан ике эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган Министрлык Боерыгы һәм Министрлык сайтында урнаштырылган исемлекккә кертелгән үзгәрешләр.

 3.10.10. Бүлек белгече дәүләт аккредитациясе турында яңа документны (таныклыкны) рәсмиләштерә, дәүләт аккредитациясе турында яңа документны (таныклыкны) дәүләт аккредитациясе турында документлар (таныклыклар) бирүне теркәү журналына терки һәм дәүләт аккредитациясе турында яңа документны (таныклыкны) Гариза бирүчегә бирә (җибәрә).

Әлеге подпунктчада билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан ике эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: дәүләт аккредитациясе турында Гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) яңа документ (таныклык).

3.10.11. Бүлек белгече Россия Федерациясе Спорт министрлыгына төбәк спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклыкны) яңадан рәсмиләштерү турында мәгълүмат юллый.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланган вакыттан өч эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: Россия Федерациясе Спорт министрлыгына төбәк спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе турында документны (таныклыкны) яңадан рәсмиләштерү турында юлланган мәгълүмат.

3.11. Техник хаталарны төзәтү.

3.11.1. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең  нәтиҗәсе булып торган документта техник хата ачыкланган очракта Гариза бирүче Бүлеккә түбәндәгеләрне бирә:

техник хатаны төзәтү турында (ирекле формада) гариза;

техник хата булган дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе буларак Гариза бирүчегә бирелгән дәүләт аккредитациясе турында документ (таныклык).

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булып торган документта күрсәтелгән мәгълүматлардагы техник хатаны төзәтү турында гариза гариза бирүче (вәкаләтле вәкиле) тарафыннан шәхсән яисә почта аша, яисә электрон почта ярдәмендә, яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталы яки дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге аша бирелә.

3.11.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы оештыру эше, эш башкару һәм тикшерү бүлеге белгече техник хатаны төзәтү турында гаризаны кабул итә, теркәлгән документлары белән гаризаны терки һәм аларны Бүлеккә тапшыра.  

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гаризаны теркәү вакытыннан алып бер эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: Бүлек белгеченә карауга юлланган кабул итеп алынган һәм теркәлгән гариза.

3.11.3. Бүлек белгече документларны карый һәм хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе булып торган документка төзәтмәләр кертү максатында әлеге Регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны гамәлгә ашыра һәм гариза бирүчегә (вәкаләтле вәкиленә), гариза бирүчедән (вәкаләтле вәкиленнән) техник хата булган документның оригиналын алганнан соң, имза куйдырып, төзәтелгән документны бирә яки гариза бирүче адресына почта (электрон почта) аша, техник хата булган документның оригиналын Бүлеккә тапшырганда, документ алу мөмкинлеге турында хат юллый.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура техник хата ачыкланган  яки теләсә кайсы кызыксынган заттан җибәрелгән хата турында гариза алган вакыттан өч эш көне эчендә тормышка ашырыла.

Процедуралар нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (юлланган) документ.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4. Дәүләт хезмәте күрсәтүне тикшерү тәртибе һәм формалары

 

4.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын тикшерү үз эченә Гариза бирүчеләрнең хокукларын бозуларны ачыклау һәм юкка чыгаруны, шикаятьләр карауны, тикшерүләр уздыру, карарлар кабул итү һәм гариза бирүчеләр мөрәҗәгатьләренә җавап әзерләүне, Министрлыкның вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамьсезлекләренә) карарлар әзерләүне ала.

Административ процедураларны үтәлешен саклауны тикшерү формалары булып түбәндәгеләр тора:

эш башкаруны алып бару;

документларны карау нәтиҗәләренең законнар (әлеге Регламент) таләпләренә туры килүе;

документларны кабул итү вакытларын һәм тәртибен саклау;

дәүләт хезмәте күрсәтү вакытында нәтиҗәләрне бирү вакытларын һәм тәртибен үтәү.

Тикшерүләр үткәрүнең кабатланып торуы планлы (эш планы нигезендә уздырыла) һәм планнан тыш (гариза бирүченең аерым мөрәҗәгате буенча) характерда була.

Әлеге Регламентның 3 бүлегендә билгеләнгән административ процедуралар үтәлешен тикшерүне тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча дәүләт хезмәте күрсәткәндә һәм карарлар кабул иткәндә министрга дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча белешмә (справка) бирелә.

4.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү буенча административ процедуралар билгеләгән гамәлләр эзлеклелеген саклауны агымдагы тикшерү министрның беренче урынбасары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

4.3. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Гариза бирүчеләрнең хокукларын бозган очракларны ачыклаган вакытта гаепле затлар Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары ягыннан дәүләт хезмәте күрсәтүне тикшерү дәүләт хезмәте күрсәткәндә Министрлык эшчәнлегенең ачык булуы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе һәм дәүләт хезмәте күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләр (шикаятьләр) карауның судка кадәр карау мөмкинлеге турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүмат бирү юлы белән тормышка ашырыла. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе

1.1 өлешендә күрсәтелгән оешмаларның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәрләренең, хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамьсезлекләренә) шикаять бирүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

 

5.1. Гариза бирүчеләрнең Министрлык, Министрлыкның вазыйфаи затының яисә Министрлыкның дәүләт гражданлык хезмәткәренең гамәлләренә (гамьсезлегенә) карата судка кадәр – Министрлыкка дәгъва бирү хокукы бар. Министр тарафыннан кабул ителгән дәүләт хезмәте күрсәтү белән бәйле карарларга шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә.

Гариза бирүче шикаять белән мөрәҗәгать итә ала, шул исәптән түбәндәге очракларда да:

1) гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризасын (запрос) теркәү вакытын бозу;

2)  дәүләт хезмәте күрсәтүнең вакытын бозу;

3) гариза бирүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган  яки тормышка ашырылмаган документлар яки мәгълүматлар таләп итү яисә гамәлләр кылу;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив хокукый актларында каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) әгәр кире кагу өчен нигезләмәләр федераль законнар, аларга бәйле кабул  ителгән башка Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән каралмаган булса,  дәүләт хезмәте күрсәтүне кире кагу;

6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә гариза бирүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү кертүне таләп итү;

7) Министрлык, Министрлыкның вазыйфаи заты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталар яисә хәреф хаталарын төзәтүдән баш тарту яисә шундый төзәтүләрның билгеләнгән вакытын бозу;

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү вакытын яки тәртибен бозу;

9) әгәр туктату өчен сәбәпләр федераль законнар, аларга бәйле кабул  ителгән башка Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән каралмаган булса,  дәүләт хезмәте күрсәтүне туктату;

10) дәүләт хезмәте күрсәткәндә гариза бирүчедән, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 маддәсе 1 өлеше 4 пунктында каралган очраклардан тыш, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган документларны кабул иткәндә беренчел кире кагу вакытында аларның булмавы яисә дөрес түгеллеге күрсәтелмәгән документлар һәм мәгълүмат таләп итү.

5.2. Шикаять язмача рәвештә кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

Шикаять почта аша, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге аша, «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәреннән файдаланып, Министрлыкның рәсми сайты http://minsport.tatarstan.ru, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы (http://uslugi.tatarstan.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең (функцияләре) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчедән шәхси кабул итү вакытында кабул итеп алынырга мөмкин.

5.3. Шикаятьне карау вакыты – аны теркәгәннән соң 15 эш көне эчендә. Дәүләт хезмәте күрсәтә торган органга, дәүләт хезмәте күрсәтә торган органның вазыйфаи затына гариза бирүчедән документларны кабул итүдән яки җибәрелгән язудагы һәм басмадагы хаталарны төзәтүдән баш тартуга карата шикаять белдергән очракта яисә мондый төр төзәтүләрнең билгеләнгән вакытын бозуга шикаять язган очракта – аны теркәгән көннән алып биш эш көне дәвамында.

5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:

1) карарлары яисә гамәлләренә (гамьсезлегенә) карата шикаять бирелә торган дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган, дәүләт хезмәте күрсәтә торган органның вазыйфаи заты яки дәүләт гражданлык хезмәткәренең атамасы (исеме);

2)  гариза бирүче – физик затның исеме, фамилиясе, атасының исеме (булган очракта), тору урыны турында белешмә, гариза бирүче – юридик затның атамасы, урнашкан урыны, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта (булган очракта) адресы (адреслары) һәм гариза бирүчегә җавап җибәрелергә тиеш булган почта адресы;

3) дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган, дәүләт хезмәте күрсәтә торган органның вазыйфаи заты яки дәүләт хезмәткәренең дәгъвалана торган карарлары һәм гамәлләре (гамьсезлекләре) турында мәгълүмат;

4) гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган, дәүләт хезмәте күрсәтә торган органның вазыйфаи заты яки дәүләт хезмәткәренең карары һәм гамәлләре (гамьсезлеге) белән килешмәгән дәлилләр.                                    

5.5. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан үзенең дәлилләрен раслый торган документлар (булганда), я аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин.

5.6.  Шикаятьне карау нәтиҗәләре буларак түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

1) шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда язуда һәм басмада җибәрелгән хаталарны төзәтү, Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән алу каралмаган акчалата чараларны гариза бирүчегә кире кайтару рәвешендә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

        

Әлеге пунктның 1 һәм 2 пунктчаларында күрсәтелгән карарны кабул иткән көннән соңгы көннән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язмача яисә гариза бирүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында нигезле җавап юллана.

5.7. Шикаятьне канәгатьләндерерлек дип таныган очракта, гариза бирүчегә адресланган җавапта дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта ачыкланган бозуларны кичекмәстән юкка чыгару максатында Министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлык өчен гафу үтенелә һәм алга таба дәүләт хезмәтен алу максатында гариза бирүчегә башкарырга кирәк булган эш-гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.

5.8. Шикаятьне канәгатьләндерерлек түгел дип тапкан очракта, гариза бирүчегә җавапта кабул ителгән карарның сәбәпләрен күрсәтеп нигезле аңлатма, шулай ук әлеге карарга карата шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.9. Шикаятьне карау дәвамында яки нәтиҗәсендә административ хокук бозу яисә җинаять билгеләре ачыкланган очракта, шикаятьләрне карау буенча вәкаләт бирелгән вазыйфаи зат булган барлык материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына юллый.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына

1 нче кушымта

 

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

 

 

 

Республика спорт федерациясе

статусы барлыгын раслый торган

дәүләт аккредитациясе турында

ТАНЫКЛЫК

 

___________                                                                                                  № __________

(бирү датасы)                                                                                                                                                         (цифрлар белән)

________________________________________________________________________

(оештыру-хокукый формасын да кертеп, иҗтимагый оешманың тулы атамасы)

______________________________________________________________________________________________________

( иҗтимагый оешманың төп дәүләт теркәве номеры)

________________________________________________________________________

(иҗтимагый оешманың адресы (урнашкан урыны) )

 

спорт төре буенча аккредитацияләнгән ______________________________________________,

                                                                       (спорт төре атамасы, Спорт төрләренең бөтенроссия реестры буенча спорт төренең номер-коды)  

 

дәүләт аккредитациясе турында карар нигезендә ____________________

                                                                                                                                                  (документ реквизитлары)

 

 республика спорт федерациясе статусы бирелә

_______________________ дән ______________________кадәр

(дата)                                                          (дата)

 

һәм  бөтенроссия һәм аккредитацияләнгән спорт федерацияләре реестрына номер-коды астында кертелгән

__________________________________________________________________

(бөтенроссия һәм аккредитацияләнгән спорт федерацияләре реестры буенча номер-код)  

_______________________________   ______________  ___________________

   ( Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте

 органы җитәкчесе вазыйфасы )                                 М.П. (                (имза)                               (инициаллар, фамилия)

          

 

 

 

 

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына

 2 нче кушымта

 

 

 

Форма

 

Татарстан Республикасы

Спорт министрлыгы                

 

 

 

Гариза

20___елның "______"______________ нан спорт төре буенча ______________________________________________________________________________________

дәүләт аккредитациясен игълан итү турында _____ номерлы боерыгы нигезендә  төбәк иҗтимагый оешмасына дәүләт аккредитациясе турында

 

 

СТБР буенча спорт төре атамасы:

 

СТБР буенча спорт төре номер-коды:

 

Төбәк иҗтимагый оешмасының, оештыру-хокукый формасын да кертеп, тулы атамасы:

Төбәк спортй федерациясенең юридик адресы:

 

Кушымта*:

 

 

 

 

 

 

________________________________                           __________________              ________________________________

(ТИО җитәкчесенең вазыйфасы)                                                         (имза)                                                 (И.Аи. Фамилия)

"______"________  20___г.

 

      

        М.П. (булган очракта)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

*- теркәлә торган барлык документлар, күчермәләр саны күрсәтелә.

 

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына
3 нче кушымта  

 

форма

 

Иҗтимагый оешма әгъзалары булып торган затларның

ТУЛЫ ИСЕМЛЕГЕ

 

___________________________________________________________________________________

(төбәк иҗтимагый оешмасының яки гомумроссия спорт федерациясе структур бүлекчәсенең (төбәк бүлегенең), оештыру-хокукый формасын да кертеп, тулы атамасы (тутыру датасына- көн, ай ел

 

Физик затлар

Фамилия, Исеме, Әтисенең исеме

1

 

2

 

 

 

Иҗтимагый оешмалар – юридик затлар

Иҗтимагый оешманың тулы атамасы

(оештыру-хокукый формасын да кертеп)

1

 

2

 

 

 

_______________________________________         ________________  ______________________

(иҗтимагый оешма җитәкчесенең вазыйфасы)                   (имза)                              (И.Аи. Фамилия)

«_____ »___________ 20___ ел.                                            М.П. (булган очракта)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына 4 нче кушымта (форма)

 

 

Төбәк иҗтимагый оешмасы (ТИО) җитәкче органнарының персональ составы турында

МӘГЪЛҮМАТ

_____________________________________________________________________________________________________________________________

(төбәк иҗтимагый оешмасының, оештыру-хокукый формасын да кертеп, тулы атамасы)

 

 

 

 

 

гә

торыш буенча

 

 

 

 

 

 

(тутыру датасы – число, ай, ел)

 

 

 

______________________________________________________________________________________________

(ТИО уставы буенча даими эшли торган җитәкче органның атамасы – идарә, президиум, башкарма комитет яки башкалар)

 

 

Җитәкче органның вәкаләтләре срогы¹:

 

 

дан

 

кадәр

 

 

 

 

 

(число)

 

(число)

 

 

 

№№ п/п

Фамилия, Исем, Атасының исеме (тулысынча)

Җитәкче органда вазыйфасы

Туу датасы (число, ай, ел)

Паспорт  сериясе, номеры, бирү датасы һәм паспорт биргән орган атамасы

Даими тору урыны адресы², телефон номеры

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

___________________________

_______________________

 

__________________________

 

"____"_________20___г.

М.П.(булган очракта)

 (Җитәкченең вазыйфасы)

(Имза)

 

(И.Аи. Фамилия)

 

 

¹ - соңгы хисап-сайлау конференцияне үткәрү көненнән ТИО уставы буенча даими эшли торган җитәкче органның вәкаләтләре срогы күрсәтелә.

² - паспорт мәгълүматлары нигезендә тутырыла.

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына

5 нче кушымта

 

тәкъдим ителә торган форма

__________________________________________________________

(оешма атамасы, оешма җитәкчесенең яки оешма вәкиленең ФИАи)

 

                                                                                      

 

Техник хатаны төзәтү турында

ГАРИЗА

 

Дәүләт хезмәте күрсәткәндә җибәрелгән хата турында хәбәр итәм ________________________________________________________________________________________

(хезмәт атамасы)

Язылган:_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Дөрес мәгълүматлар:____________________________________________________________________

____________________________________________________________________________________________

Җибәрелгән техник хатаны төзәтүне һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып торган документка тиешле үзгәрешләр кертүне сорыйм.

Түбәндәге документларны терким:

1.

2.

3.

Техник хатаны төзәтү турында гаризаны кире кагу турында карар кабул ителгән очракта, мондый карарны:

электрон документ рәвешендә E-mail адресына:_______;

кәгазьдә расланган күчермә рәвешендә почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрүегезне сорыйм:

_____________________________________________________________________________

Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә (җыю, системалаштыру, туплау, саклау, тәгаенләү (яңарту, үзгәртү), куллану, тарату (шул исәптән тапшыру), персональ мәгълүматларны зарарсызлау, блокировкалау, юк итү, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында персональ мәгълүматларны эшкәртү өчен кирәкле башка гамәлләргә, шул исәптән автоматлаштырылган режимда, алар нигезендә Министрлык тарафыннан карарлар кабул итүне дә кертеп, үз ризалыгымны, шулай ук мин тәкъдир иткән затның ризалыгын раслыйм.

Минем шәхесемә һәм мин тәкъдим иткән затка караган гаризага кертелгән, шулай ук түбәндәрәк мин керткән мәгълүматларның дөрес булуын чын-чынлап раслыйм. Гаризага теркәп бирелгән документлар (документларның күчермәләре) Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән таләпләргә туры килә, гариза тапшырган вакытта бу документлар гамәлдә һәм дөрес белешмәләр булып тора.

__________телефоны аша миңа күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең сыйфатын бәяләү буенча сораштыруда катнашырга ризалык бирәм.

                                                                          _________  ____________ ( ________________)

                                                                                     (дата)          (имза)                  (Ф.И.Аи.)

 

 

 

 

Республика спорт федерацияләре статусын бирү өчен бөтенроссия спорт федерациясенең төбәк иҗтимагый оешмаларына яки структур бүлекчәләренә (төбәк бүлекчәләренә) дәүләт аккредитациясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына кушымта (белешмә)

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү һәм аның үтәлешен тикшерү өчен җаваплы вазыйфаи затларның реквизитлары

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы

 

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Министр

 

 

222-81-01(02)

 

Vladimir.Leonov@tatar.ru

 

Министрның беренче урынбасары

 

 

222-81-03

 

Halil.Shayhutdinov@tatar.ru

 

Югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы

 

222-81-44

 

Raif.Vafin@tatar.ru

 

Югары казанышлар спортын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе

 

222-81-50

 

Damir.Gazizyanov@tatar.ru

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты

 

        Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы

 

 

264-77-84

 

 

Guzel.Shakirova@tatar.ru

 

Иҗтимагый оешма әгъзалары булып торган затлар исемлеге иҗтимагый оешма җитәкчесе тарафыннан имзалана һәм мөһере белән раслана.

Иҗтимагый оешмалар әгъзалары – физик затларның фамилия, исемнәре, аталарының исеме (тулысынча) кертелә.  Җитмәсә, иҗтимагый оешманың бер әгъзасы – физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме бер генә ячейкага языла. Иҗтимагый оешманың һәр әгъзасы – физик зат турында күрсәтелгән мәгълүматлар өчен аерым ячейка кулланыла.  Кирәк булганда, «Физик затлар» бүлегендә иҗтимагый оешма әгъзалары - физик затлар саны буенча юллар өстәлә. 

Иҗтимагый оешмалар әгъзаларыбулып торган иҗтимагый оешмалар – юридик затларның тулы атамасы кертелә.  Җитмәсә, иҗтимагый оешма әгъзасы булып торган иҗтимагый оешма – юридик затның тулы атамасын тәшкил иткән барлык сүзләр бер генә ячейкага языла. Иҗтимагый оешманың һәр әгъзасы – юридик затның тулы атамасы өчен аерым ячейка кулланыла.  Кирәк булганда, «Юридик затлар» бүлегендә иҗтимагый оешма әгъзалары - юридик затлар саны буенча юллар өстәлә. 

.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 873.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International