Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиковның йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының мәгълүмати Спорт порталын эшләү башланды.
Портал эшләү түбәндәгеләргә юнәлеш тота:
1. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен:
- бирелгән критерийлар буенча спорт объектларын һәм чараларын эзләү;
- республиканың спорт тормышы турында мәгълүматлар, спорт турында яңалыклар алу;
2. Физкультура һәм спорт өлкәсендә идарә эшен башкарган оешмалар өчен:
спорт объектларының базасын формалаштыру һәм актуальләштерү;
мәкаләләр бастыру (чаралар афишасы).
7 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А. Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы спорт министры В.А. Леонов катнашында “Татарстан Республикасының Спорт мәгълүмати порталын презентацияләү” темасына брифинг булып узды.