Татарстан спортчысы кыяга менү буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышларының квалификация раунды финалына чыкты

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Пермьдә Россия беренчелеге һәм кыяга менү буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары дәвам итә. 21 мартта илнең иң көчле спортчылары бүләкләрнең соңгы комплектларын уйнатуга керештеләр. Бу көнне «боулдеринг»дисциплинасында Бөтенроссия яшүсмерләр ярышларының квалификациясе узды. Раунд нәтиҗәләре буенча һәр төркемдә 12 иң көчлеләр билгеләнде, алар бүген финалда көрәшне дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы спортчылары арасыннан финалга Алиса Вәлиева чыкты. Яшь төркеме 16-17 яшьлек өлкән кызлар.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан спортчылары кыяга менү буенча Идел буе федераль округы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. 17-19 февральдә Уфада узган турнирда Татарстан Республикасы исеменнән 22 спортчы чыгыш ясады. Авырлык дисциплинасында медальләр яуладылар:

Александр чалов алтын медаль;

Әминә Кәримова көмеш медаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International