Татарстан Республикасы җыелма командасы 17 яшькә кадәр Бадминтон буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче булды.
Ярышлар Ульянда узды, бу турнир Россия укучыларының бадминтон буенча XI җәйге Спартакиадасы финалына сайлап алынды. Команда составы: Илмир Хәйретдинов, Степан Волков, Ризван Маннанов, Нурислам Шәйхуллин, Мария Назарова, Виктория Афанасьева, Полина Терехина, Анастасия Васильева.