Спартакиадада катнашучылар арасында футбол буенча финал ярышлары узды.
Ярышларда Казан шәһәренең 10 торак комплексында яшәүчеләр катнашты. Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча җиңүне «Светлая Долина»торак комплексы яулады.
Икенче урынга «Кояшлы шәһәр»торак комплексында яшәүчеләр ия булды. Өченче урынны «Көньяк парк»ТК командасы яулады.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитетыннан, ярышларның спонсорларыннан һәм партнерларыннан бүләкләр алдылар.