РФПЛның 20 еллыгына багышланган турнирга билетлар сатыла башлады

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

10 октябрьдә «Рубин» стадионының төп кырында Россия Премьер-лигасының 20 еллыгына багышланган турнир узачак.

«Рубин «фанатлары», «Рубин «ның» тренерлары һәм Мәскәүдән килгән кунаклар – «Амкал» блогерлар командасы үзара 30 минут форматында берәр матч уздырачак. Беренче матчның старт сыбызгысы 12.00 сәгатьтә яңгыраячак. Стадион тамашачылар өчен 11.00 сәгатьтә ачыла.

Билет бәясе-100 сум. Билетны «Рубин»ФК сайтында гына сатып алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International