Өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан, 30 сентябрь көнне, Әгерҗе муниципаль районының «Олимп» спорт комплексында «яшь - спортка комачауламый!»
Чараны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев ачып җибәрделәр.
Чара дәвалау физкультурасыннан башланды. Аннары пенсионерлар өстәл теннисы, шахмат, бадминтон, дартц, «Күңелле стартлар»кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Шулай ук оештыручылар пенсионерларга «Интернет челтәрендә караклыкның төп ысуллары» һәм «телефон мошенниклыгының иң киң таралган схемалары»дигән белешмәлек тараттылар.