«Милләтләр кроссы-2021»Бөтенроссия йөгерү көнендә 18 500 кеше катнашты

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

18 сентябрьдә 9: 00 сәгатьтә Казансу елгасы яр буенда «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара кысаларында 2012 елда туган һәм кечерәк спортчылар арасында (1000м), ветераннар арасында (1000м), Сукырлар спорты буенча дистанциядә (1000м) йөгерүләр, шулай ук җитәкчеләр арасында йөгерү (2000м) оештырылды. Иң массакүләм дистанция 3000 метрга үтте. Анда 10 меңнән артык казанлы катнашты. Милләтләр кроссы-2021 дә катнашучыларның гомуми саны 18 500 кеше тәшкил итте

«Урам» экстрим-паркындагы «Миллениум» күпере астында старт зонасында чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләделәр. Әлеге чара кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия спорт комплексы нормативларын кабул итү оештырылды. 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар 2000 һәм 3000 метр дистанцияләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International