Евгения Тарасова киләсе сезонда ярышларда катнашу өчен фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составына кертелде. Тарасова Владимир Морозов белән дуэтта парлар исемлегенә керде.
Федерация башкарма комитеты раслаган 2021/2022 сезонга фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составы тулысынча түбәндәгечә күренә. Хатын-Кызлар: Камилә Вәлиева, Александра Трусова, Елизавета Туктамышева, Дарья Усачева, Майя Хромых, Анна Щербакова. Ир-Атлар: Макар Игнатов, Михаил Коляда, Марк Кондратюк, Андрей Мозалев, Александр Самарин, Евгений Семененко. Парлар: Анастасия Мишина-Александр Галлямов, Александра Бойкова – Дмитрий Козловский, Евгения Тарасова – Владимир Морозов. Виктория Синицина – Никита Кацалапов, Александра Степанова – Иван Букин, Тиффани Загорски – Джонатан Гурейро-боздагы биюләр.
Яңа сезон 22 октябрьдә АКШТА Гран-при ярышлары белән башланып китәчәк.