И. Метшин: «балаларның «Савиново» спорт мәктәбендә адаптив футбол белән шөгыльләнүләре мөһим, без алар өчен барлык шартларны да тудырабыз»

2021 елның 9 апреле, җомга

Казанда ел ахырына кадәр Яңа Савин районында «Савиново» футбол спорт мәктәбенең административ-хуҗалык блогын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Спорт мәктәбендә 470 яшь бала шөгыльләнә, шул исәптән ишетү сәләте бозылган балалар. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә Казанның яңа эш башлаучы спортчыларының бөтен кирәкле җиһазлар белән үз базасы барлыкка киләчәк. Бинаны капиталь ремонтлау проектын бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.

Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласы районнарында спорт инфраструктурасын камилләштерү комплекслы алып барыла, дип ассызыклады. 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль максатчан программа ярдәмендә шәһәрнең Яңа Савин районында «Алтын алка» стадионы янында искиткеч «Күн туп» кыры барлыкка килде, киләсе адымыбыз – барлык уңайлыклары булган «Савиново» спорт мәктәбенең административ-хуҗалык блогы урнашачак комплекс булдыру», – дип билгеләде Илсур Метшин.

«Савиново» спорт мәктәбенең административ-хуҗалык блогы бинасы узган елга кадәр Яңа Савин районының 113-нче номерлы мәктәбендә булган, биредә совет чорында ук тир урнашкан булган. Бина еллар үткән саен тузган һәм капиталь ремонт таләп итә.

Спорт мәктәбе директоры Алексей Шуваров ассызыклаганча, яшь футболчылар – мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен яңа бина чын бүләк булачак. «Савиново» мәктәбе 2000 елда барлыкка килгән, яшь футболчыларның үз базасы юк – мәктәпнең административ өлеше Авиатөзелеш районының «Авиатор» спорт мәктәбендә урнашкан, кышын балалар «Искәндәр» манежында, җәен «Күн туп» футбол кырында шөгыльләнә, шул ук вакытта алар өчен киенү – чишенү бүлмәләре «Алтын алка»стадионында урнашкан. » Без күптән үз базабызны булдырырга теләдек, анда кирәкле бөтен нәрсә бер урында булыр иде", – дип сөйләде Алексей Шуваров.

Административ-хуҗалык блогын капиталь ремонтлау якын арада башланачак. Проект буенча 383 квадрат метрда дүрт киенү-чишенү бүлмәсе, душ бүлмәсе, санузел, спорт инвентаре саклау бүлмәсе, директор кабинеты, тренерлар бүлмәсе, судьялар өчен бүлмә һәм башка бүлмәләр барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә Савиново  да 470 футболчы шөгыльләнә, шуларның 42се ишетү сәләте бозылган. Спорт мәктәбенә яңа тәрбияләнүчеләрне кабул итү 7 яшьтән, бюджеттан тыш балалар өчен – 5 яшьтән башлана.

«Бу күп халык яши торган район, анда яшь гаиләләр, балалар күп, янәшәдә генә уку йортлары. Спорт мәктәбендә балаларның адаптив футбол белән шөгыльләнүләре мөһим, без алар өчен барлык кирәкле шартларны тудырачакбыз, яшь спортчылар футбол уйнасын һәм зур спортчылар үссен өчен ярдәм итәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Киңәшмәдә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Савиново» спорт мәктәбен капиталь ремонтлау планнары турында ел башында игълан ителде. 2021 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән «Мотор» футбол спорт мәктәбендә һәм Казан олимпия резервы училищесында эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International