ТР Спорт министрлыгында Сирия Гарәп Республикасы Олимпия комитеты делегациясе белән очрашу узды

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы җитәкчелегенең Сирия спорт министры, Сирия Олимпия комитеты президенты Ферас мулла белән эшлекле очрашуы узды.

Утырышта алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Шулай ук Хәлил Шәйхетдинов Татарстанда спорт тармагын үстерү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

«Без сезгә бик бай, кызыклы программа әзерләдек, аның ярдәмендә Сез безнең заманча спорт объектларын карый аласыз. Сезнең баскетбол җыелма командасының бездә тренировка чараларын уздыруына без бик шат. Белүемчә, аларга монда бик ошый. Бездә иң уңайлы логистика шартлары һәм безнең республика мондый дәрәҗәдәге командаларны җыю өчен бөтен мөмкин булган шартлар бар. Рәхмәт сезгә! Безнең нәтиҗәле хезмәттәшлегебез сезгә ышанам!»- диде Хәлил Шәйхетдинов.

«Мин Россиянең спорт башкаласында, Татарстан Республикасында булуым белән горурланам! Һәм, әлбәттә, мин Сезнең белән танышуыбызга һәм Сезгә мондый искиткеч спорт объектларын карарга мөмкинлек бирүебезгә бик шат.

Без сезгә баскетбол буенча җыелма командабыз өчен тренировка җыеннарын оештыруда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә Сезнең белән эшләү бик күңелле һәм без Татарстан спортчыларына уңышлар һәм җиңүләр телибез!» - Ферас муллага рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International