Спорт ориентлашуы буенча ярышлар Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларының 2020/2021 уку елы Спартакиадасына старт бирде.
Программаның беренче төре «Динамо»ФСО чаңгы базасында узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 12 югары уку йортыннан 112 спортчы катнашты.
«Кросс-Спринт» дисциплинасында югары уку йортларының беренче төркеме ярышларында Казан федераль университеты студентлары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Икенче урында-КДАТУ вәкилләре, өченче урында-Идел буе спорт академиясе студентлары. Ир-атлар арасындагы дистанцияне Андрей Бородин (КДЭУ), хатын-кызлар арасында Анастасия Афанасьева (КФУ) барысыннан да тизрәк узды.
Икенче төркем югары уку йортлары арасында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары җиңү яулады. Икенче урында-Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары. Өченче урында ТИСБИ вәкилләре. Ир-атлар арасында иң яхшы вакытны Дмитрий Головин (НГПУ) күрсәтте, хатын-кызлар арасында Алинә Нуриева (НГПУ) иң яхшысы булды.