Рөстәм Миңнеханов Татарстанда биш яңа спорт объекты ачылуга старт бирде

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә берьюлы берничә спорт объектын ачу тантанасында катнашты.

Шулай итеп, Казанда Чуйков урамындагы «Искәндәр» Футбол-Регби манежы тантаналы рәвештә ачылды. Видеоконференция режимында шулай ук танк урамы буенча урнашкан «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа шәһәре), «Тулпар» бассейны булган универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» йөзү бассейны (Мөслим авылы) ачылды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук дәрәҗәле кунаклар – Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков һәм Россия спорт министры Олег Матыцин «Искәндәр»Футбол-Регби манежын карадылар. Бу спорт корылмасы футбол өчен зона һәм регби буенча уеннар өчен зона, спортчылар һәм тренерлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, тренажер залы, көтү зонасы, медицина блогы, сакчылык-янгын посты бүлмәсе, спорт инвентаре саклау бүлмәсе бар. Объект төзелеше 2020 елның гыйнварында башланган иде.

Россия спорт министры Олег Матыцин барлык татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

«Без Татарстан Президентына һәм аның тату командасына спортны үстерүгә игътибар күрсәткәннәре, югары казанышлар спорты өчен барлык шартлар тудырганнары, ә иң мөһиме – массакүләм спортны, балалар спортын үстерү, һәм бүгенге манежларны ачуы өчен рәхмәтлебез. Заманча инфраструктура булдырмыйча спорт белән шөгыльләнүне тәэмин итү мөмкин түгел. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин амбициоз бурыч куйды – 2030 елга илдә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең 70% - ына ирешү. Һәм менә шундый заманча комплекслар төзү – бу бу бурычны тормышка ашыруга мөһим өлеш», - диде Олег Матыцин.

Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков билгеләп үткәнчә, мондый спорт объектларын төзү республиканың массакүләм спортны үстерүгә системалы якын килүне раслый. Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан-илнең әйдәп баручы футбол регионнарының берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Балалар ел әйләнәсе футбол уйный алсын өчен, безнең Татарстанда ябык футбол манежлары төзү хыялы бар иде. Объектларны кыска вакыт эчендә сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт сүзләре».

Рөстәм Миңнеханов белән элемтәгә бүген ачылган барлык спорт объектлары - танк урамы буенча «Максат» футбол манежы, шулай ук Буа, Нурлат районы һәм Мөслимдәге спорт объектлары чыкты.

Рөстәм Миңнеханов барлык объектларны да тантаналы рәвештә ачык дип игълан итте.

Яңа «Искәндәр» футбол манежында Рөстәм Миңнеханов яшь футболчылар өчен тупларга автограф калдырды. Шунда ук фотога төшү дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International