Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләр һәрвакыт безнең республиканың әйдәүче көче булды һәм булачак»

2020 елның 27 июне, шимбә

Бүген, Яшьләр көнендә, Казанда Россиядә иң зур «УРАМ» экстрим-паркының тест-драйвы старт алды. Экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен үзәк Миллениум күпере астында урнашкан. Паркның әзерлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бәяләде.

Яңа экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм яшь спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар. «УРАМ» -Россиядә иң зур экстрим-парк. Аның территориясенең мәйданы 1,9 гектарга җитә. Агымдагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында тест узышлары тамашачылардан башка һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәгәндә үткәрелде.

Рөстәм Миңнеханов ярыш зоналарын карап чыкты, спортчылар белән аралашты һәм яңа яшьләр пространствосы турындагы фикерләре белән кызыксынды. Экстремаллар парк инфраструктурасын югары бәяләделәр һәм Казан мәйданчыгын дөньяның иң яхшы мәйданчыкларыннан берсе дип атадылар.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен «УРАМ» экстрим-паркы җәй көне ачылачак, эпидемиологик хәл тотрыклангач, барлык техник, әзерлек һәм җибәрү-көйләү эшләре тәмамланачак.

Белешмә өчен:

2018 елда Татарстанда URAM (Urban Arts Movement) урам берләшмәләре хәрәкәте барлыкка килде, ә 2019 елда аның вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Миллениум күпере астында Заманча экстрим-парк ачу үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр һәм ТР Президенты ярдәмен алдылар. Проект нигезенә урам берләшмәләренең тәкъдимнәре салынган.

Бүген шулай ук ябык экстрим-парк - Татарстанның шәһәр яшьләр бергәлекләре үзәге төзелә, ул шулай ук Миллениум күпере астында урнашачак. Ябык парк яшьләргә ел әйләнәсе урам сәнгате һәм экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International