Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко Чаллыда «Юбилейный» бассейнын ачтылар

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Яңа объект «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелде.

4 июньдә Яр Чаллыда «Юбилейный»ябык йөзү бассейнын ачу тантанасы булды. Ул 2020 елда «спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында гамәлгә кертелгән иң эре объект булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР спорт министры Владимир Леонов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников катнашты.

«Бүген Татарстан, Яр Чаллы шәһәре өчен мөһим вакыйга – без «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән «Юбилейный» бассейнын ачабыз. Су спорт төрләре Татарстанда аеруча популяр, шуңа күрә «Юбилейный» яңа чемпионнарны тәрбияләү өчен менә дигән ярдәм булачак», - дип сәламләде ачылыш тантанасында катнашучыларны Рөстәм Нургалиевич.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда Татарстанда узган эре халыкара спорт чаралары республикада спорт инфраструктурасының куәтен арттыру өчен базага әйләнде. Бүген Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты, шул исәптән 237 йөзү бассейны чарасы. Ә 2020 елда «юбилей» дан тыш, Мөслим һәм Биектау районнарында тагын ике бассейн ачылачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко республиканы яңа заманча объект барлыкка килү белән котлады:

«Яңа объектның спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны үзенә тартып тору үзәге булачагына шикләнмим, анда үзенең беренче дистанцияләрен узар һәм меңләгән яшь егет һәм кыз үзләренең беренче рекордларын куярлар дип ышанам! Бассейн «спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелде.

Мин Яр Чаллы халкын котлыйм һәм әлеге искиткеч бассейнны булдыру өстендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәм. Зур эш башкарылды. Биредә эшләргә, укырга һәм шөгыльләнергә тиешле һәркемгә нык сәламәтлек һәм спорт җиңүләре телим!», - диде Дмитрий Николаевич.

Җыелучыларга Россия спорт министры Олег Матыцин да мөрәҗәгать итте.

«Әлеге объектны төзү безнең илдә «спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Авыр вакыт булуга карамастан, эшләр туктатылмады һәм бүген без «Юбилейный»ны тантаналы рәвештә ачу мөмкинлегенә ия. Яңа бассейн шәһәр халкына менә дигән бүләк булыр һәм яңа чемпионнар үстерер дип ышанам!

Татарстан территориясендә спорт проектларын гамәлгә ашыручы кешеләрнең профессионализмына без ышанабыз – бу эшне башка регионнарга үрнәк итеп куя алабыз. Безнең конструктив хезмәттәшлегебезне дәвам итәр дип өметләнәбез.

Һәм, әлбәттә, бүгенге тантана үзенчәлекле, чөнки яңа объектны ачу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм КамАЗның 50 еллыгына багышлана. Чын күңелдән республиканы бу мөһим бәйрәм көннәре белән котлыйм!»,- дип сәламләде Олег Васильевич.

Яңа бассейн ачылу уңаеннан республика җитәкчелеге адресына Татарстан Республикасы һәм FINA арасында даими ярдәм һәм озак вакытлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләре белән FINA президенты Хулио Маглионе һәм FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску җибәрде.

 

Ачылыш барышында Рөстәм Миңнеханов ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм Яр Чаллы мэры бассейн – холл бүлмәләрен, ике йөзү касәсен, тренажер залын карады.

Яңа спорт объектының исеме 2020 елда билгеләп үтелүче юбилей даталарына бәйле рәвештә сайланган: ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук Чаллыга шәһәр статусы бирелүнең 90 еллыгына.

«Юбилейный» «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Аны федераль проектка кертү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды һәм Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.

Бассейн Яр Чаллы шәһәренең 29нчы комплексында, 77нче һәм 19нчы гомуми белем бирү мәктәпләре янында урнашкан. Әлеге мәктәп укучылары өчен биредә физкультура дәресләре үткәреләчәк. Объект шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган.

Объектта үз дәресләрен «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үткәрәчәк. Уку дәресләреннән буш вакытта бассейн халыкка ачык булачак. Аның хезмәтеннән көн саен 600гә якын кеше файдалана ала.

Спорт объектының гомуми мәйданы-3436,75 кв. м., аңа 25 метрлы 6 йөзү юлына исәпләнгән бассейн касәсе, шулай ук 6х10 метрлы часәле Балалар Бассейны керә. «Юбилейный» өлкәннәр һәм балалар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, «сухая разминка» залы һәм тренажер залы, методик һәм уку дәресләре өчен бүлмәләр, медицина кабинеты һәм башка административ бүлмәләр белән җиһазландырылган.

Татарстан Республикасы йөзү бассейннары белән тәэмин итү буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бүгенге көндә республикада, яңа объектны исәпкә алып, 237 йөзү бассейны эшли, алар ТР муниципалитетларына бүленгән. Яр Чаллы өчен «Юбилейный» 17 бассейнга әйләнде.

Объект «спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән, ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.

Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.

Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп күрсәткече – гражданнарны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өлеше – 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 49,5% ка җитте (узган чорда 47,3%). Бу-республиканың 1 740 000 кешесе. Шулай итеп, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда федераль проектны бер елга алданрак тормышка ашыру планы үтәлгән һәм 2020 ел күрсәткечләрен тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International