Ярышлар Дәрвишләр бистәсендәге трамплин комплексында уза.
13-16 гыйнвар көннәрендә Казанда Дәрвишләр бистәсендәге трамплин комплексы базасында «Кар барс» чаңгыда ике төр ярыш буенча бөтенроссия ярышлары уза.
15 гыйнварда ярышларны ачу тантанасы булды-катнашучыларны ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин сәламләде.
Ярышларда барлыгы 50 дән артык яшь спортчы катнаша.