Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты старт алды

2019 елның 29 ноябре, җомга

29 ноябрьдә Казанда Гимнастика үзәге базасында нәфис гимнастика буенча шәхси программада Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге ачылу тантанасы узды.

Ачылу тантанасында спортчыларны ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин һәм Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева сәламләделәр. Алар катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр.

Ярышларда 2004 елдан 2012 елга кадәрге бөтен республикадан 250 яшь спортчы катнаша.

Ярышлар расписаниесе

29 ноябрь

09:00-10:00-2011 ел., 3 разряд, 2 төр

10:00-11:25-2010 елгы, 2 разряд, б/п + 1 төр

11:25-14:25-2008-2009 елгы, 1 разрядлы, б/п + 1 төр

14:30-15:00 – ярышларны ачу, 2012 һәм 2011 елгы гимнастларны бүләкләү.

15:00-18:00-2005-2007 елгы, КМС, скакалка + туп

18:00-19: 40 – 2004 елгылар һәм өлкәнрәкләр, МС, булава + тасмалар

30 ноябрь

10:00-11:25-2010 елгы, 2 разряд, 2 төр + 3 төр

11:25-14:25-2008-2009 елгылар, 1 разряд, 2 төр + 3 төр

14:25-15:00-тәнәфес

15:00-18:00-2005-2007 елгы, КМС, булава + тасмалар

18:15-бүләкләү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International