Казанда нәфис гимнастика буенча «Башкала» төбәкара турниры старт алды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Ярышлар ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

14 ноябрьдә Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча «башкала» төбәкара турниры старт алды. Турнир бишенче тапкыр үткәрелә һәм Татарстан башкаласында кабат иң көчле яшь спортчыларны җыйды.

Турнирда Россиянең 24 шәһәреннән 700 дән артык спортчы катнаша.

Казанның Нәфис гимнастикасын 7 оешма тәкъдим итә: «Приволжанка» спорт мәктәбе, «Грация» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Ника», «Идел» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, олимпия чемпионы Юлия Барсукова мәктәбе, «Олимпиец» спорт комплексы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе.

Турнирда Казан, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Яр Чаллы, Нурлат һәм Яшел Үзән спортчылары чыгыш ясады.

15 ноябрьдә турнирда егетләр һәм катнаш парлар ярыша башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International