Ярышлар «Маяк» спорт комплексы базасында узды
3 ноябрьдә «Маяк» спорт комплексы базасында рогейн дисциплинасында спорт туризмы буенча ТР чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Команда ярышларында Татарстан Республикасы, Чуашстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасыннан 100дән артык спортчы катнашты. Спортчылар дистанцияләрдә 2 һәм 3 сәгать контроль вакыт белән ярыштылар.
Ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында чемпионатта Казан шәһәре командасы, Егетләр Һәм Кызлар арасында Яшел Үзән командасы җиңү яулады.