Казанда самбо буенча ТР Президенты Кубогы башланды

2019 елның 4 октябре, җомга

3-6 октябрьдә Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы Президенты кубогына III Халыкара «А» категориясе турниры узачак.

Тантаналы ачылышта спортчыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков һәм Бөтенроссия самбо федерациясе һәм Европа самбо федерацияләре президенты Сергей Елисеев сәламләделәр. Алар катнашучыларны ярышларның старты белән котладылар һәм барысына да уңышлы чыгышлар теләделәр.

Турнирда 20 илдән – Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Германия, Греция, Италия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдавия, Россия, Румыния, Сербия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Франция, Хорватия һәм башка илләрдән иң көчле спортчылар катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Кубогы 2019 елда Көньяк Кореяның Сеул шәһәрендә узачак самбо буенча дөнья чемпионатына башлангыч турнир булып тора. Ярышларда җиңүчеләр «халыкара класслы спорт мастеры»исемен алу хокукына ия булачак.

Турнир 27 авырлык категориясендә узачак:

Спорт самбосы (ир-атлар): 52 кг, 62 кг, 74 кг, 90 кг һәм 100 кг. нан артык.

Спорт самбосы (хатын-кызлар): 48 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 64 кг, 68 кг, 72 кг, 80 кг һәм 80 кг. нан артык.

Сугыш самбосы (ир-атлар): 52 кг, 62 кг, 74 кг, 90 кг һәм 100 кг. нан артык.

Ярышларның беренче көнендә Татарстан спортчылары ике бронза медаль яулады.

Белешмә өчен:

2016 елда Казанда самбо буенча Европа чемпионаты узды, ул Европа турнирлары тарихында иң яхшысы дип танылды. Шул ук вакытта Халыкара самбо федерациясе һәм Россия Федерациясенең спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында Спорт һәм сугыш самбосы буенча ел саен үткәрелә торган Халыкара турнир үткәрү турында Карар кабул ителде. Әлеге карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Кубогына турнир 2017 елда узды, аңа «Б»категориясе бирелде. Дебют шулкадәр якты ки, 2018 елда турнир үз статусын элиталы статуска алыштырды – аңа «А»категориясе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International