Казанда картинг буенча республика ярышлары старт алды

2019 елның 4 октябре, җомга

Ярышлар «Форсаж» картинг-үзәге базасында уза.

4 октябрьдә Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә Татарстан Республикасының автомобиль спорты федерациясе кубогына һәм «юл хәрәкәте иминлеге»дәүләт бюджет учреждениесе Кубогына картинг буенча ярышлар старт алды.

Ярышларда җиңү өчен берничә яшь категориясендә 200дән артык яшь узышчы көч сынашачак: 7-12 яшь (Honda GX 200, 6,5 л. с двигателе булган карталарда) һәм 12-17 яшь (Honda GX 270, 9 л. с двигателе булган карталарда).

11: 00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогының финал ярышлары, 12:00 сәгатьтә - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Кубогының финал ярышлары башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International