Казанда флорбол буенча шәһәр беренчелегенә старт бирелде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Машина төзүчеләр мәдәният йорты флорбол буенча Казан шәһәре беренчелеген ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында Россия милли флорбол федерациясе президенты Максим Чернов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев Киров-Мәскәү районының физик культура һәм спорт бүлеге башлыгы Елена Полушина, «яшүсмер» МБУ директоры Айрат Ситдыйков, физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин, Татарстан Республикасы флорбол Федерациясе төбәк бүлеге идарәсе рәисе Булат Габдрахманов катнашты.

Беренчелектә 300 дән артык спортчы катнаша. Кунаклар өчен матур тамаша әзерләнгән иде.

Казан шәһәре беренчелегенең флорбол буенча ачылу матчы «Бәркет» һәм «Бар» командалары очрашуы булды. Алар «Ачылыш Кубогы» өчен көрәштеләр, «Бәркет» командасы 13:3 исәбе белән җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International