Буада тренажер мәйданчыгы ачылды

2019 елның 13 июле, шимбә

12 июльдә Буада Кленовая урамындагы йортлар ишегалдында тренажер мәйданчыгы ачылды. Шул ук көнне Кыят авылында спорт мәйданчыгы ачтылар. 

Тантанада шәһәр Мэры Олег Панцырев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Евгений Илюшин, ТОС җитәкчеләре катнашты. Алар инвентарьга кадерләп карарга, озак еллар мул тормышта хезмәт итсен, дип чакырдылар.

Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 

2013 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт мәйданчыгы төзелде. 2019 елда программа ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International