14 апрель көнне «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында Казан шәһәренең тхэквондо буенча чемпионаты һәм Беренчелеге һәм «Open Kazan»турниры узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук илнең башка төбәкләреннән 100дән артык спортчы катнашты. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Пермь крае, Самара өлкәсе, Мәскәү өлкәсе һәм Удмуртия Республикасыннан катнашучылар катнашты.