Биектау поселогында «Спартак» Кубогына турнир узды

2018 елның 16 декабре, якшәмбе

15 һәм 16 декабрьдә Биектау поселогында «Спартак»Кубогына мини-футбол һәм волейбол буенча ачык республика турниры узды.

Киеренке көрәштә мини-футбол буенча «Спартак» Кубогына өченче ел рәттән Казанның ПАТП-2 МУП командасы ия булды. Икенче урынга «Таттелеком»ГАҖ командасы лаек булды. Өченче урынны «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе» АҖ командасы алды.

Мини-футбол буенча турнирның иң яхшы уенчысы дип Казан шәһәренең ПАТП – 2 МУП Шәмсетдинов Азат танылды. Турнирның иң яхшы капкачысы-Гайнатуллин Булат-ПАТП-2 МУП Казан шәһәре.

Волейбол буенча «Спартак» Кубогына «Казан вертолет заводы» ГАҖ командасы ия булды. Икенче урында Буа муниципаль районы командасы. Өченче урынны «Татэлектромонтаж»АҖ командасы алды.

Волейбол буенча турнирның иң яхшы уенчысы дип «Казан вертолет заводы» ГАҖ Бәшәров Нияз танылды.

Команданың тантаналы шартларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар, медальләр, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International