Казанда Николай Тетеркин истәлегенә байдарка һәм каноэларда ишү буенча ярышлар башланды

2018 елның 8 сентябре, шимбә

8-9 сентябрь көннәрендә Казанда Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге базасында Николай Тетеркин истәлегенә багышланган республика ярышлары һәм Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Татарстан чемпионаты уза.

 

Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Татарстан Республикасының Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин, ярышларның баш хөкемдары, шулай ук Николай Тетеркинның туганнары – кызлары һәм оныклары сәламләде. Мәртәбәле кунаклар ярышларда катнашучыларга уңышлы чыгышлар теләделәр.

 

Ярышларда 100 гә якын спортчы катнаша.

 

Белешмә

 

Николай Степанович Тетеркин

 

1924 елның 28 июлендә Вологодск өлкәсенең Череповец районында туа. 1942 елдан 1947 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан Армия сафларында хезмәт итә.

 

1948 елдан башлап ишү спорты белән җитди шөгыльләнә башлый. 10 ел эчендә 18 тапкыр РСФСР чемпионы була, СССР чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры, Хельсинкида узган XV Олимпия уеннарында катнашучы була. 1952 елдан 1957 елга кадәр ТАССР Министрлар Советы каршындагы Физик культура һәм спорт буенча республика комитеты штатында була. 1957 елдан 1962 елга кадәр-СССР җыелма командасы тренеры. 1961 елдан югары спорт осталыгы мәктәбен ишү буенча өлкән тренер булып эшли.

 

Тренерлар эшләгән елларда аларга 30 спорт остасы һәм 5 халыкара класслы спорт мастеры әзерләнгән. 1960 елда югары класслы спортчыларны әзерләгән өчен «РСФСРның Атказанган тренеры»дигән мактаулы исемгә лаек була. «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International